Яңа елда Мәскәү-Казан юнәлеше иң арзанлысы булачак

Яңа ел бәйрәмнәрендә Мәскәү-Казан иң арзан авиаюнәлешләр исемлегендә икенче урынны алды. Әйтик, 29 декабрьдән 1 гыйнварга кадәр Мәскәүдән Казанга 6,9 мең сумга очарга була. Бу турыда «Интерфакс» Aviasales авиабилетлар эзләү буенча онлайн-сервис тикшеренүенә сылтама белән хәбәр итә.

Иң отышлы юнәлеш булып Санкт-Петербург танылды. 28 декабрьдә Төньяк башкалага очып, 2 гыйнварда кайту 5,5 мең сумга чыгачак. 29 декабрьдән 2 гыйнварга кадәр Калининградка һәм Казанга кире кайту өчен билетлар 8,5 мең сум булачак.

Иң арзан чит ил юнәлешләре Минск 6,5 мең сум (31 декабрь — 3 гыйнвар) һәм Лондон 7,3 мең сум (28 декабрь — 3 гыйнвар) булачак.

"Татар-Информ"

Фикер өстәү