Яңа фатирга күченәләр

Яңа ел Татарстанда яшәүче йөзләгән гаилә өчен икеләтә бәйрәмгә әверелде. Татарстан шәһәр һәм районнарында өй туйлары гөрли.

Кичә Яшел Үзәннең “Мирный” микрорайонында социаль ипотека буенча төзелгән 340 фатирлы йортка дәррәү күченү башланган. Биредә бюджет оешмалары һәм предприятиеләр хезмәткәрләре, грант откан табиблар, ятим балалар, авария хәлендәге торактан күченүчеләр яшәячәк. Барлык фатирларның эче-тышы тулысынча эшләнгән, сантехника, электр плитәләре, янгын сигнализациясе датчиклары, су, электр исәпләгечләр – барысы да булдырылган.

Шулай ук Лаеш шәһәрендә дә социаль ипотека программасы буенча 62 фатирлы 11 катлы торак йорт калкып чыккан. Бүген инде биредә күченү ыгы-зыгысы башлана. Шәһәрдә беренче шундый биек йорт әле бу. Аның биш каты – ятим балалар өчен, калганнары – бюджет өлкәсендә эшләүчеләр өчен билгеләнгән. Йорт – яңа “Сәйдәшев-Юбилейная” микрорайонында төзелгән тәүге объект әле. Биредә тагын 105 фатирлы ике йорт, 62 фатирлы – дүрт, 96 һәм 81 фатирлы берәр йорт төзү күздә тотыла. Аларда социаль ипотека программасында катнашучы гаиләләр яшәячәк. Яңа микрорайонда шулай ук автомобиль кую урыннары, балалар һәм спорт мәйданчыклары, зурлар өчен ял мәйданчыгы булдыру каралган.

Инде килеп, Казанның “Салават күпере” микрорайонында Илһам Шакиров исеме бирелгән урамда төзеп куелган беренче йорт файдалануга тапшырылган. Иртәгә бәхетлеләргә фатир ачкычларын өләшү тантанасы булачак. Сүз уңаеннан, янәшәдә урнашкан Әлфия Авзалова урамында да күптән түгел генә бер йортның кулланылышка кертелүен билгеләп үтәргә кирәк.

Гомумән алганда, ел башыннан бирле Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды барлыгы 170 йортны файдалануга тапшырган инде. Түләү вакыты беренчел кертем күләменә, программада катнашучының эш стажына карап билгеләнә. Шулай ук гаиләдә бала туганда, 200 мең сум күләмендә компенсация бирелүне дә билгеләп үтәргә кирәк.


Фикер өстәү