Федерация Советы әгъзалары һәм Россия Дәүләт Думасы депутатлары халыкны кабул итәчәк

Яңа ел “Бердәм Россия” партиясе рәисенең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә Федерация Советы әгъзалары һәм Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатлары тарафыннан халык кабул итүләреннән башлана. 10 гыйнварда иртәнге сәгать уннан көндезге бергә кадәр Россия Федерация Советы әгъзасы Геннадий Емельянов; шул ук көнне иртәнге сәгать уннан көндезге уникегә кадәр Россия Дәүләт Думасының Бюджет һәм салымнар комитеты әгъзасы Айрат Фәррахов белән очрашырга мөмкин.

Кабул итү Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 31/7 йорт адресы буенча уза. Өстәмә мәгълүматны (843) 238-10-00 телефоны аша алырга мөмкин.


Фикер өстәү