Миңнеханов соцчелтәрдә аккаунтлары иң «җанлы» булган төбәк башлыклары өчлегенә керде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «лайклар» һәм шәрехләмәләр саны буенча Россия губернаторлары социаль челтәрләрендә иң «җанлы» аккаунтлар рейтингында икенче урынны яулады.

Рөстәм Миңнеханов барлыгы 13 мең 588 балл җыйды. Рейтингны «Черный куб» Социаль инновацияләр үзәге»нең Социаль-сәяси тикшеренүләр үзәге төзегән.

Чечен Республикасы башлыгы Рамзан Кадыйров, 35 мең 891 балл җыеп, «Инстаграм» лидеры дип табылды.

12 мең 165 балл туплаган Хабаровск крае губернаторы Сергей Фургал – өченче урында.

«Татар-Информ» 

Фикер өстәү