Контракт нигезендә хезмәт иткән солдатның үлемендә кем гаепле?

Башкортостанның Әлшәй районының Раевка авылы егете — 21 яшьлек Андрей Михайловны Хабаровск краеның Бикин шәһәрендә поезд рельсларында табалар.

Солдат гаиләсе улларының үлемендә элеккеге хезмәттәше Максимны гаепли, ә Андрейның йөргән кызы өйдә хушлашу сүзләре язылган хат тапкан. Андрей хатында кызы белән хушлашкан, яратуын әйткән.
Кыз фикеренчә, егет Максимнан 24 мең сум акча алып торган һәм аны кайтара алмаган. Бу сумма процентлары белән 100 мең сумга җиткән. Һәм Максим Андрейга үтерү белән янаган.
Максимның фаразы башка. Ул шушы сумма өчен кеше үтермәячәген белдергән һәм Андрейның күп кешеләрдән акча алып, кайтармый торган гадәте булуы турында әйткән. Бу беркемгә дә ошамаган. Максимга Андрейның туганнарыннан янаулар килә башлаган һәм ул полициягә мөрәҗәгать итәргә тели.
Ул Андрей үз-үзен үтергән, дигән фикердә.

 

«Кызыл таң»

 

https://vatantat.ru/2020/01/ramil-sh%d3%99msetdinov-%d2%afze-atyp-%d2%afterg%d3%99n-soldatlarny%d2%a3-%d3%99ti-%d3%99nil%d3%99ren%d3%99-hat-yazgan/


Фикер өстәү