Instagramда Салават көне: җырчыны юбилее белән ничек котлыйлар?

Бүген Татарстанның халык артисты, Россиянең һәм Башкортостанның атказанган артисты, җырчы Фәтхетдинов Салават Зәки улының туган көне — 60 яшьлек юбилее. 

Иртән-иртүк җырчы инстаграм социаль челтәрендә зур букет белән фото урнаштырып: » 10 январь минем туган конем. Уземз узем булэк ясап инэй- эни янына очтым авылга. Вот так я решил отметить свой юбилей. (ред.- текст үзгәртелмәде)» дип язды. Әлеге пост астында меңнән артык комментарий, дистәләгән лайк җыелды.

Салават Фәтхетдиновның бу язмасыннан соң инстаграмда котлаулар саны артты. Сәхнәдәшләре җырчы белән төшкән фотоларын урнаштырып, изге теләкләрен юллыйлар. Аларның берничәсен сезгә дә тәкъдим итәбез.


Фикер өстәү