Халыкара авыл яшьләре конгрессында катнашучыларны Мамадышка алып барачаклар

6-9 февраль көннәрендә Казанда узачак Халыкара авыл яшьләре конгрессында катнашучыларны 8 февральдә Мамадыш районына алып барырга ниятлиләр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында ТР аграр яшьләр берләшмәсе җитәкчесе Диләрә Шувалова сөйләде.

«2019 елда Аграр яшьләр берләшмәсенә ун ел тулды. Район берләшмәләре активистлары иң яхшы практикаларны туплау, башкалар тәҗрибәсен өйрәнү буенча киңкүләм конгресс уздыру теләге белән чыкты. Проект гражданнар җәмгыятен үстерү буенча Президент грантлары фонды һәм ТР Хөкүмәте ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Шушы проектны гамәлгә ашыру өчен 3 млн 600 мең сум грант җиңдек», — диде Диләрә Шувалова.

Ул конгрессның авыл җирлегендә уңышлы гына эшләүче яшьләр белән таныштыру мөмкинлеге бирәчәген әйтте. Диләрә Шувалова сүзләренчә, яшьләрне «Мотыйгуллин» хуҗалыгына алып барачаклар. Шул ук көнне «Креатив чаналар фестивале» узачак. «Анда Татарстан халыклары мәдәнияте чагылыш табачак. Шулай ук, делегатларны мари, керәшен, татар авыллары көнкүреше белән таныштыру максаты тора», — диде Диләрә Шувалова.

Яшьләрне, шулай ук, Казанның тарихи, истәлекле урыннарына алып бару көтелә. Мәдәни программа кысаларында «Без бергә» яшьләр кичәсе дә узачак. Конгресс кысаларында, хезмәттәшлек буенча халыкара оешмалар белән килешүләр төзү ниятләнә.

Конгресста РФ субъектларыннан һәм башка илләрдән 250 дән артык авыл яшьләре вәкилләре катнашачак. Бүгенгә 25 илдән 37 кеше теләк белдергән. Алар БДБ илләре, Германия, Мисыр, Мексика, Һиндстан, Польша, Марокко, Испания, Нигерия, Төньяк Македония, Сербия, Эстония, Төркия һәм башка илләрдән. Татарстаннан 100 кеше — һәр районнан икешәр вәкил булачак.

Белем бирү программасы каралган. «Авылда яшьләр эшмәкәрлеге: трендлар, уңыш серләре, «Мәдәният, үзенчәлекләрне саклау, туризм: мәдәни үсеш драйверы буларак авыл территорияләре», «Белем һәм лидерлык: уңышлы шәхес үсеше өчен авыл җирлегенең уникаль мөмкинлекләре» темаларына фикер алышулар көтелә.

«Татар-информ»

Фикер өстәү