Иртәгә Дәүләт Думасы депутаты Равил Хөснуллин халыкны кабул итәчәк

Иртәгә, 31 гыйнварда (10: 00 дән 12: 00 гә кадәр) Россия ФҖ Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Федератив корылыш һәм җирле үзидарә мәсьәләләре комитеты әгъзасы Равил Хөснуллин гражданнарны кабул итәчәк.

Кабул итү Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 31/7 йорт адресы буенча узачак.

Өстәмә мәгълүматны (843) 238-10-00 телефоны буенча алырга мөмкин.


Фикер өстәү