2020 елның 27 июленнән 30 июленә кадәр «Бердәм РОССИЯ» партиясе рәисе Д.А. Медведевның Татарстан Республикасында төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә (Карл Маркс ур., 31/7) региональ атна кысаларында Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатлары гражданнарны кабул итә.
Татарстан Республикасында туризм өлкәсендә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча тематик кабул итү:
29 июльдә 13: 00 сәгатьтән 15: 00 сәгатькә кадәр гражданнарны депутат, Дәүләт Думасының бюджет һәм салымнар комитеты әгъзасы Айрат Фәррахов кабул итә. Чара Skype (Priemnayaer116) һәм WhatsApp (8-987-205-00-63) каналлары аша, шулай ук 8-800-201-16-00 («Минем депутат»порталы) кайнар линия телефоны аша узачак.
Шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итү
30 июльдә 10: 00 дән 12:00 гә кадәр — депутат, Дәүләт Думасының федератив корылышы һәм җирле үзидарә мәсьәләләре комитеты әгъзасы Равил Хөснуллин. Кабул итү WhatsApp (8-987-296-20-64) телефоны буенча узачак. Алдан язылу һәм барлык оештырылучы чаралар буенча өстәмә мәгълүмат: (843)238-10-00.