БДИны 400 баллга бирүченең кайсы шәһәрдән булуы билгеле

Кострома шәһәренең 30нчы мәктәбен тәмамлаучы Дмитрий Ломсадзе барлык фәннәр буенча да БДИны 100әр баллга тапшырган. Бу хакта “Московский комсомолец” хәбәр итте.

Ул информатика, урыс теле, профильле математика һәм физика буенча имтиханнарның һәрберсеннән 100әр балл җыйган.
Кострома укучысы — Россиядә БДИ буенча мондый нәтиҗәгә ирешкән бишенче кеше. Рекорд куйган егетнең башлангыч сыйныфлардан ук белемгә омтылучан булуы, олимпиадаларда да даими катнашып торуы турында әйткән ул укыган мәктәп директоры Александр Зюзин.

Ломсадзега кадәр БДИны 400 баллга Кировтан Александр Малышев (2013 ел), Мәскәүдән Руслан Сәлимгәрәев (2018 ел), Екатеринбургтан Анастасия Пределина һәм Тула өлкәсеннән Даниил Дрябин (2019 ел) биргән булган..


Фикер өстәү