Килен белән каенана: тормыш кайчан җайлана?

Россиядә һәр өч парның берсе мөнәсәбәтләргә каенана тыкшыну аркасында аерылыша. Статистик саннар шул хакта сөйли. Ул гына да түгел, каенаналар арасында яшь гаилә таркалуны хуплаучылар да күбрәк икән. “Чагыштыру өчен: кыз әниләре арасында балаларының гаилә таркатуларын хуплаучылар еш кына 20 проценттан да артмый. Каенаналар арасында исә андыйлар 60 процентка җитә”, – ди белгечләр.

Гаилә психологы Луиза Закирова фикеренчә, бу күренешнең нигезендә көнчелек ята. Дөрес, киленнәре белән иптәш кызлар кебек дус булып, чөкердәшеп яшәүчеләр дә шактый. Уртак тел таба алмау нилектән килеп чыга? Каенаналар еш кына улының тормышында үзеннән кала тагын бер хатын-кызның пәйда булуын авыр кичерә. Шушы көнчелек аркасында, килененең күзгә ташланып торган иң яхшы сыйфатларын да күрергә теләми. Йортка килен төшкәнгә егерме еллап вакыт үтсә дә, улының хатынын “эшли белми, һаман ашарга пешерергә өйрәнмәде” кебек сүзләр белән хурлаучы каенаналарны күргәнегез бардыр. Мондый шартларда киленгә дә дәшми калу кыен”.

Психолог каенаналарны дүрт төркемгә бүлеп карый. Шуңа карап, каенана күңеленә ачкыч ярату ысуллары да аерыла, ди ул.

Кайгыртучан ана. Бу төркемгә бөтен тормышын фәкать иренә, балаларына багышлаган, алар өчен һәрьяклап уңайлы шартлар тудырырга тырышып яшәгән хатын-кызлар керә. Алар улының һәр адымын тикшереп тора, тормышындагы һәр үзгәрештән хәбәрдар. Андыйлар утыз яшькә җиткән малаена да мөстәкыйль булырга ирек бирми. Улының өйләнеп яши башлавын да тагын бер мәшәкате арту кебек кабул итә. Ире, балалары кебек үк, киленнең тормышын да контрольдә тотарга тырыша. Мондый чамадан тыш кайгыртучанлык шартларында яшь парга тыныч кына яшәү бик авыр. Шуңа күрә аерым яшәү яхшырак. Башка чара булмаса, каенана белән уртак тел табарга тырышыгыз: киңәшләренә колак салыгыз, аралашу өчен уртак темалар эзләгез.

Таләпчән әни. Мондый каенананалар улларын ялгыз үстергән ханымнар арасында күбрәк очрый. Тормыш авырлыгын үз җилкәсенә алып, бөтен борчу-мәшәкатьләрне үзе хәл итәргә күнеккән мондый хатын-кыз көчле ихтыярлы, кырыс, һәр нәрсәгә баш булырга ярата. Мондый шартларда тәрбияләнгән ир-ат йомшаграк холыклы булып үсә. Шуңа күрә аңа, өйләнгәч тә, берникадәр вакыт әни янында яшәп торырга кирәк. Каенанагызның улына булган мөнәсәбәтен яхшылап күзәтегез. Андагы кайгыртучанлык, тырышлык, җаваплылык кебек сыйфатларны үзегездә дә булдырырга тырышыгыз. Болай эшләгәндә, аның сезгә ышанычы артачак.

Улына һәрчак мохтаҗ әни. Андыйлар малайларыннан һәрчак игътибар өмет итә, юк-бар сәбәп табып, аны үз янына һәрчак чакыртып кына торалар. Мондый каенананы игътибарыгыздан мәхрүм итмәгез. Шалтыратып, хәлләрен белешеп торыгыз, аһ-зарларын тыңлап, кирәк чакта киңәшегезне дә бирегез. Юк-бар уйларга бирелеп утырырга вакыты калмасын өчен, концерт-театрга чакыру билеты, фитнес яки бассейнга еллык абонемент кебек файдалы бүләкләр ясасагыз да була.

Көйсез каенана. Иң катлаулы төрләрнең берсе. Ирләре, балалары тарафыннан һәрчак игътибар-наз тоеп яшәгән мондый иркә ханымнар килен белән уртак тел табарга атлыгып тормый. Җае чыккан саен өйрәтү генә түгел, бу өйдә үзе хуҗа икәнлеген искәртеп тора. Ул үзенә каршы дәшүләренә дә күнекмәгән. Авыр холыклы мондый каенаналар белән уртак тел табарга гап-гади киңәшләр ярдәм итәчәк. Аның мавыгулары белән кызыксыныгыз, тәмле телегезне кызганмыйча, аны мактарга тырышыгыз. Көнкүреш эшләрендә аннан киңәш сорагыз. Иелгән башны кылыч кисми!

Каенаналар исә түбәндәге киңәшләргә колак салса хәерле.

1. Улыгыз сайлаган ярны хөрмәт итегез. Аларның мөнәсәбәтләренә тыкшынудан, аларны үзара талаштырудан сакланыгыз. Әни кеше өчен балалар, оныклар бәхете беренче урында булырга тиеш.

2. Киленнең тышкы кыяфәтен, пешергән ризыгын тәнкыйтьләмәгез!

Болай эшләүләре үзегезгә дә ошамый бит.

3. Киленнең башкарган эшләреннән дә гаеп эзләргә тырышмагыз. Беркем дә хатадан хали түгел! Әйтәсе сүзегезне киңәш рәвешендә генә җиткерү хәерле. Үз фикереңне көчләп тагарга тырышу – зур хата.

4. Һәр ана үз баласы өчен үзе җаваплы. Шуңа күрә киленне бала тәрбияләргә өйрәтү дә уңай нәтиҗә бирмәячәк. Ә менә оныклар карашырга теләк белдерүегез бик яхшы булачак.

5. Яшьләр сүзгә килгәндә дә кысылмаска тырышыгыз. Бу очракта бер якның да фикерен куәтләмәвең хәерле.

6. Улыгызның үткәндәге мөнәсәбәтләре, очрашып йөргән кызлары турында искә алу – ахмаклык. Улыгыз өйләнергә карар кылган икән, димәк бу гүзәл затны барысыннан да яхшырак, өстенрәк дип тапкан.

7. Яшь парның бәхетле, тигез гомер итүендә сезнең өлешегез дә зур икәнлекне онытмагыз!

Уртак тел табып яшәүнең сере нидә?

Ләйсән ХАМАТДИНОВА, блогер (Кукмара, Аш-Буҗи авылы):

– Каенана белән үзара уртак тел табып яшәр өчен, каенанага – киленне яраткан улының тормыш иптәше буларак, ә киленгә каенананы ул яратып, үзе риза булып кияүгә чыккан ир-атның әнисе буларак кабул итәргә кирәк. Өйләнешкәч, башта Казанда тордык. Аннары авылга күченеп кайтырга ниятләдек. Биш ел бер түбә астында гомер итеп, үткән елның яз аенда үз йортыбызны салып чыктык. Аерым торабыз, әмма бик еш әти-әни йортына кайтып сыенабыз. Без эштә вакытта оныкларны да алар карарга булыша. Рәхмәт яусын аларга. Кыланып әйтүем түгел, сүзгә килгәнебезне хәтерләмим. Алар гаиләсендә – ике малай. Шуңа күрә әни белән безнең мөнәсәбәтләр бик якын булды. Килен каенана туфрагыннан ярала, диләр бит. Мин моның белән килешәм.

Тимергали хәзрәт ЮЛДАШЕВ, “Сәлах” мәчете имам-хатыйбы:

– Бервакыт килен белән каенана арасында бик зур низаг килеп чыккан. Каенана килененә һәрчак явызлык кылган, дорфа итеп эндәшә торган булган. Килен дә аңа нәкъ шулай ук җавап кайтарган. Көннәрдән бер көнне килен табиб янына барган да: “Минем каенанам бар. Үзәгемә үтте инде. Агулап үтерәсем килә шуны”, – дигән. Табиб, мин бирмәсәм, башка кешедән алып булса да агулап үтерер, дип уйлый һәм аңа болай дип җавап кайтара: “Мин сиңа агу бирәм. Әмма бер шарт белән: син каенанаңа һәрчак хәерхаһлы мөнәсәбәттә, ягымлы, сабыр булырга, һәрчак юл куярга тиеш”, – ди. Килен бу шартка ризалаша. Табиб агу дип биргән дару чынлыкта витамин булып чыга. Шуңа килен аны каенанасына көн саен эчертсә дә, көтелгән нәтиҗә булмый. Ул арада, киленендәге уңай үзгәрешләрне күреп, каенана да йомшара. Шул рәвешле килен белән каенана дуслашканнарын сизми дә калалар. Әлеге кыйссадагы кебек тормышта да киленнең каенана каршында бурычлары зуррак. Килен кеше иң беренче чиратта үзенең дә каенана булачагын онытмаска тиеш. Иренең дә кеше баласы икәнен, аның да әтисе-әнисе булуын истән чыгармыйча, аларга хәерле мөнәсәбәттә булырга кирәк. Килен каенанасына үз анасына караган кебек карарга тиеш. Аның синнән шактый өлкән икәнлеген дә истән чыгарырга ярамый. Каенанага даими рәвештә кунакка бару, хәлен белү савап санала. Бик кызу бәхәсле очрак килеп туганда да, әхлакый чикләрне узарга ярамый.

Фирая ГОМӘРОВА, лаеклы ялдагы пешекче (Тукай районы):

– Каенаналы тормышым ал да гөл булды дип мактана алмыйм. 35 ел эчендә дус-тату яшәгән чаклар да, сүзгә килгән, сөйләшмичә йөргән вакытлар да күп булды. Каенанам соңгы ун елда урын өстендә ятты. Аны җиренә җиткереп тәрбияләп, соңгы юлга озата алдык, Аллага шөкер. Бүген үземнең дә өч киленем бар. Берсе белән бер түбә астында яшибез. Үткәндә каенанам җибәргән, килен буларак үзем дә ясаган хаталарны кабатламыйча яшәргә тырышам. Аллага шөкер, матур яшибез. Кирәк чакта сабыр булып, юл куя белсәң, телеңне тыя алсаң, теләсә кем белән уртак тел табып була ул


Фикер өстәү