Ял көннәрен киметергә кирәкме?

Яңа ел ялларын зарыгып көтеп алдык та аны бер файдасыз үткәрдек. Күпләрнең шундый үкенече калган икән. Илкүләм җәмәгать фикерен өйрәнү үзәге оештырган сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, россиялеләрнең дүрттән бере Яңа ел каникулыннан канәгать калмаган. Сораштыруда катнашучыларның 52 проценты кунакка йөргән, 31 проценты табигать кочагында ял иткән. Күптән түгел Россия Дәүләт Думасы депутаты Геннадий Онищенко: “Халык Яңа ел каникулларында эшсезлектән тилмерә, эчү белән мавыга”, – дип белдерде. Ул озын ялларны кыскарту фикерен әйтте. Ә сез яллардан канәгать калдыгызмы? Ял көннәрен киметергә кирәкме?

Айгөл Бариева, Татарстанның атказанган артисты:

– Кем ничектер, мин ял итеп рәхәтләндем. Яңа елга кадәр бер генә сәгать буш вакытым да булмады. Эш белән балаларны, иремне дә сирәк күрәм. Ялларда гаилә белән бергә булдык. Кунакларга йөрдек, дусларны үзебезгә чакырдык. Кинога бардык, Казандагы чыршыларны күреп кайттык. Әлбәттә, яллар белән режим бераз бозыла инде. Тик җанлы аралашуга сусаганбыз икән. Алайса, гел телефонда бит без. Якыннарга да вакыт таба алмыйбыз. Гыйнвар яллары күңелгә хуш килде.

Фәррах Хәйретдинов, 101 яшьлек ветеран:

– Бәйрәмнәрдә кунаклар күп булды. Үзем дә бардым, туганнарым да килде. Мине бик зурлап котладылар. Узган ел 72 ел гомер иткән хатыным 95 яшендә арабыздан китеп барды. Ул көнне Корбан бәйрәме иде. Хатынымны бик сагынам. Әмма ничек тә яшәргә тырышам. Сәламәтлегемнән зарланмыйм. Дөрес итеп тукланам, физик күнегүләр ясыйм. Кызым Равилә белән бергә яшибез. Пенсиядәге кешегә көн саен ял инде ул. Әмма бәйрәмнәрдә ял да башкача. Аеруча туганнарымның килеп хәл белеп китүләренә шатмын. Эшләгән кешегә ялы да кирәк. Депутатлар күпсенмәсен иде.

Гөлназ Төхфәтуллина, Арча картлар йорты директоры:

– Без бәйрәмнәрдә ял итмәдек. Яңа ел көнне дә эштә идек. Аннан соң да һәр көнне эшкә йөрдем. Өлкәннәрне үзләрен генә калдырып булмый. Аеруча бәйрәмнәрдә авыручылары да күп була. Бу вакытта бездә яшәүчеләр янына туганнары да күп килә. Нидән авырганын да белмиләр, күчтәнәчләр китерәләр. Әби-бабайларның күбесендә – шикәр авыруы. Кинәт кенә ярамаган ризык ашап, авырып та китәләр. Бәйрәмнәрдә кан басымнары да уйнады. Шөкер, барысы да исән-сау. Әле менә Раштуа бәйрәме ясадык. Өлкәннәр бик шат калды. Эш – эш инде, әмма хатын-кызга ял итәргә кирәк дип саныйм. Икенче яктан 10 көн ял артыграк та кебек тоела. Үземә килгәндә, ялдан да, эштән дә туймадым. Икесен бергә тигезләп алып бардым. Минем өчен иң мөһиме – катлар йортындагы кешеләр сау-сәламәт булу. Ә алар янында рәхәтләнеп ял итәм.

Илдар Таҗетдинов, табиб-нарколог:

– 1 гыйнварда төнге икедә машинамда шәһәргә чыккан идем. Чыршы карап кайтасы килде. Ышанасызмы, шул тирәдә машина куярга буш урын юк иде. Халык күп булды, күбесе шәхси автомобильдә килгәннәр. Димәк, Яңа ел төнендә дә аеклар. Моңа сөендем дә, бераз борчылдым да. Аек тормыш алып баручыларны күреп, ничек сөенмисең ди. Шул ук вакытта, башыма, дөнья болай дәвам итсә, наркологларга эш бетәчәк бит, дигән уй да килде. Ике көннән үзебезнең наркология диспансерына шалтыраткан идем. Анда көн саен дәваланырга 20–30 кешене китерәләр икән. Менә шуннан күренә: халыкның бер өлеше аек, икенчесе егылганчы эчә. Тормышын дөрес итеп көйли белгән кеше озын яки кыска каникулга карамый: эшли дә, яши дә, ял да итә белә.

Илшат Сәхипов, Әгерҗе районының Ямурза авылы эшмәкәре:

– Кышкы озын ялларны бер дә кирәксенмим. Электән үк мәгънәсез бәйрәмгә тиңлим, вакытны бушка уздыру дип саныйм. Халык Яңа ел алдыннан эчә башлый, өстәл арты бәйрәме унар көн буе дәвам итә. Эшкә чыгасы булмагач, иркенәяләр: көн-төн ашыйлар, айнымыйча эчәләр. Күпме ашаганны, күпме эчкәнне белмиләр. Шуннан соң чирләп үлеп китүчеләр байтак. Кайберсе катып үлә яки аяк-кулын өшетеп, гомерлеккә гарип кала. Ярый быел кыш алай суык булмады. Май аендагы ялларны аңлап була әле: анда кеше бакчасында казына, үзенә шөгыль таба. Кышын бакчага да чыгып йөрмисең, эш тә юк.


Фикер өстәү