Татарстан көллияте иң яхшыларның берсе буларак танылган

Түбән Каманың Николай Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте республикада иң яхшы урта махсус белем бирү йортлары унлыгына керде. Бу хакта көллият сайтына сылтама белән Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты хәбәр итә..

Исемлек урта һөнәри белем бирүдә кадрлар әзерләү сыйфаты буенча төзелгән, безнең көллият исемлектә дүртенче тора, аннан алда — Әлмәтнең политехника, Бөгелмәнең машина төзелеше, Казан шәһәренең медицина көллиятләре.

Нәтиҗә 2019 ел күрсәткечләре буенча чыгарылган.


Фикер өстәү