Татарстанның 8 уку йорты иң яхшылар исемлегенә кергән

Татарстандагы биш көллият, ике техникум һәм бер лицей-интернат «Ворлдскиллс Россия» төзегән 2019 елның иң яхшы 100 көллияте исемлегенә кергән. Бу хакта хәрәкәтнең рәсми сайтында хәбәр ителә.

Ил буенча иң яхшы көллиятләр исемлегенә Татарстаннан Халыкара компетенция үзәге – Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумы, Казан педагогия һәм төзелеш көллияте, Халыкара сервис көллияте, Тәтеш гражданнарны яклау көллияте, Әлмәт политехника техникумы, Чаллы политехника көллияте, шулай ук КНИТУ-КАИ лицей-интернаты кергән.
«Көллиятләрнең бу рейтингны хезмәтләрен бәяләү буларак кына түгел, яшьләргә һәм һөнәри белемнәрен арттырырга телгән төрле яшьтәге кешеләргә кирәкле булу өчен алга таба үсешкә өстәмә баскыч итеп файдалануларын телим», – дип котлаган җиңүчеләрне «Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)» союзы генераль директоры Роберт Уразов.
Татарстаннан тыш, исемлектә Мәскәүдән – 40, Мәскәү өлкәсеннән – 13, Свердловск өлкәсеннән – 5, Төмән өлкәсен, Хабаровск крае һәм Чувашия Республикасыннан өчәр оешма бар. Липецк һәм Саратов өлкәләрендәге көллиятләр бу исемлеккә беренче тапкыр эләккән.


Фикер өстәү