Татарстан мәйданчыкларда башка төбәк студентларының да тәҗрибә туплыйсы килә

1 – 20 августта Ворлдскиллс VIII илкүләм чемпионатның финалында катнашу өчен сайлап алу этабы узачак. Финалны сентябрьдә илнең өч шәһәрендә үткәрергә планлаштыралар. Чаралар беренче тапкыр читтән торып оештырыла. Онлайн бәйгедә катнашучылар саны башка чемпионатлардан күбрәк булыр дип көтелә.

– Ярышларны уздыру мәйданчыклары «Ворлдскиллс Россия» берлеге таләпләренә туры китереп җиһазландырылырга тиеш. Барлык төбәкләрдә дә мондый мөмкинлекләр юк. Ульян өлкәсе, Башкортстан, Дагыстан вәкилләре безнең инфраструктураны куллануны сорап мөрәҗәгать итте. Без аларга каршы килә алмыйбыз. Читтән килүчеләр коронавируска каршы тест узачак, – диде сайлап алу этабына багышланган матбугат очрашуында Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Поминов.
Урынбасар белдергәнчә, сайлап алу ярышларын видеокамера ярдәмендә тәүлек буе күзәтәчәкләр. Катнашучылар үз мәйданчыкларында чыгыш ясый. Ярышларны белгечләр генә күзәтә алачак. Тамашачылар өчен ярышлар сайлап тәкъдим ителәчәк.
«Һөнәри компетенцияләрне үстерү» үзәге генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин бәйгененең 27 юнәлеш буенча үтәчәген әйтте. Сынау уздырылачак 17 мәйданчыкның 11е – Казан, 6сы районнардагы техникум-көллият базасында оештырылачак.
– Без Ворлдскиллс хәрәкәтен ныграк җәелдерергә телибез. Казан, Чаллы кебек зур шәһәрләр генә түгел, Тәтеш, Сарман, Кукмара, Әтнә, Чистай һәм башка районнардагы студентлар да җыелма команда составына керә, – диде Эмиль Гобәйдуллин.
Пандемия вакытында Ворлдскиллс берлеге сайтында яшьләргә эш эзләү мөмкинлеге тудырылган. Дөрес, бу платформа ел ахырында гына рәсми рәвештә эшли башлаячак. Ярышта җиңүчеләр төрле оешмаларга, шулай ук үзләре белем алган көллиятләргә эшкә урнаша. Кайберләре үзмәшгуль булып теркәлә. Үз эшенең осталарын бездә республикадан читкә җибәрергә теләмиләр.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү