Бу хакта «Известия» газетасына закон проекты авторларының берсе, хезмәт һәм социаль сәясәт комитеты әгъзасы Ольга Павлова хәбәр иткән.
Аның сүзләренә караганда, документ нигезендә, торак йортларда 23:00 сәгатьтән 7:00 сәгатькә кадәр шау-шуны тыю каралган. Физик затлар өчен штраф күләме 5 меңнән 50 мең сумга кадәр, ә юридик затлар өчен — 50 меңнән 150 мең сумга кадәр штраф каралачак. Төзәтмәләр нигезендә, кагыйдәләрне кафе яки башка оешмалар үтәмәсәләр, аларны 90 көнгә ябарга мөмкиннәр.