Укытучылар яңача укытырга һәм идарә итәргә әзерләнә

Татарстанда “Киләчәккә өлеш” дигән өч еллык укыту программасы тормышка ашырыла башлады. Бу укытучы, тәрбиячеләргә шәхес буларак камилләшү өчен ярдәм булачак. Авыл мәктәпләре дә читтә калмаячак.

Татарстан – проектка кушылган 11 нче төбәк икән. Оештыручыларның берсе – Саклык банкының “Киләчәккә өлеш” хәйрия фонды җитәкчесе Екатерина Хаустова әйтүенчә, алар безгә зур тәҗрибә туплап килгән. Фондның башкарма директоры Петр Положевец Татарстанның күп кенә проектларда беренче булуын әйтә. Бу программага да катнашучыларны конкурс аша сайлап алганнар. Педагоглар, идарәчеләр, тьюторлар командасын укытуны Мәскәү педагогика университеты үз өстенә алган. Проектка Татарстаннан 10 мәктәп һәм 2 бакча командасы кергән. Шуның 40 проценты – авыл җирлекләреннән. Конкурс шарты шундый икән.

– Киләчәк бүген залда утыручылардан тора. 10–15 елдан сыйныфларга сез укыткан укучылар киләчәк. Тагын 20 елдан дәүләт җитәкчеләренең дә кинәт яшәрүе көтелә. Сез нинди генә яхшы җитәкче, депутат булсагыз да, киләчәк буын җәмгыять алдында торган проблемаларны хәл итә алмаса, алга бару икеле, – ди “Учительская газета”ның элеккеге мөхәррире Петр Положевец. – Татарстан укучылар арасында узган халыкара фәнни тикшеренүләрдә беренчеләрдән булып катнашты. Бүген еш кына балаларны виртуаль дөньяда яшәгән, өлкәннәрне аңламаган өчен, алар бөтенләй башка төрле булган өчен сүгәбез. Тикшеренүләр, киресенчә, бүгенге балаларның гамьле булуын, илне яхшырту турында уйлануын күрсәтә.

Чарада катнашкан Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов бу программа турында озак уйлаганнарын әйтте.

– Мәгариф системасын камилләштерергә кирәк. Башка юл юк. Без белгечләр, идарәчеләр әзерлибез. Яңа программа XXI гасыр күнекмәләренә, шулай ук федераль белем бирү стандартларына туры килә. Соңгы вакытта авыл мәктәпләренә зур игътибар бирелә. Федераль дәрәҗәдәге кайбер проектлар махсус авыл мәктәпләренә генә юнәтелгән. Бу дөрес тә. Балалар кайда гына укыса да, шартлар бер төсле булырга тиеш. Республикада программаны үзләштерү өчен кадрлар җитә дип уйлыйм. Республиканың социаль һәм икътисади тормышын үстерү стратегиясе нигезендә кеше капиталы  ята, – ди баш педагог. – Саклык банкы республикага яңадан-яңа проектлар тәкъдим итеп тора. 6 февральдә Казанда “Мәктәп-21” проекты ачылачак. Гаризалар күп килгән: 580 урын бар. Проект эшләп китсә, теләүчеләр саны икеләтә артыр дип уйлыйм.

Сәрия Мифтахова

P.S. Казан шәһәренең мәгариф идарәсе башлыгы итеп Ирек Ризванов билгеләнде. Аңа –  32 яшь. Әлегә кадәр ул Казанның Мәскәү районындагы 2 нче лицей-интернатны җитәкләде.


Фикер өстәү