Кытайдан Уфага 350 турист кайткан

Белгечләр аларның барысының да авыру-авырмавын тикшерде, дип хәбәр итә «Интерфакс». Туристларның берсендә дә авыру симптомнары табылмаган.

«Роспотребнадзор»ның Башкортстан бүлеге белдерүенчә, бу Башкортстанның Кытайдагы соңгы туристлар төркеме булган. Шулай да белгечләр “Уфа” халыкара аэропортында кизү тора.

Ел башыннан бездә тугыз кешедә кронавирус булу ихтимал, диелгән иде. Шөкер, анализлар аларның сәламәт икәнлеген күрсәтте. Әлеге вакытта укучы баланың анализлары нәтиҗәләрен көтәләр.


Фикер өстәү