Дәү әниләре белән бергә өч бала янып үлгән

Башлангыч мәгълүматлар буенча, янгын сәбәбе электр үткәргечләре аркасында чыккан булырга мөмкин.

Кемерево өлкәсендә, 4 февральгә каршы төндә хатын, 11 һәм 12 яшьлек балаларын 69 яшьлек әнисе белән калдырып, төнге сменага эшкә киткән. Соңрак 11 яшьлек күрше кызы аларга кунакка килгән була.

Янгын кухняда чыккан. Аны күршеләре күреп калган һәм янгын сүндерүчеләрне чакырткан. Балалар һәм пенсионер хатын коткаручылар килгәнче һәлак булганнар.

Янгын факты буенча «Ике һәм аннан да күбрәк кешенең саксызлык аркасында үлеменә китерү» мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Якын арада суд-медицина экспертизасы, шулай ук янгын сәбәпләрен ачыклау буенча янгын-техник экспертиза үткәреләчәк.


Фикер өстәү