Азат Гайнетдинов: «Айрат абый Аллаһы Тәгаләне инкарь итми иде»

Айрат Хәйруллин турындагы истәлекләре белән Татарстан Иҗтимагый палатасы әгъзасы, тоткынлыктан азат ителүчеләр өчен оештырылган реабилитация һәм адаптация үзәге директоры Азат Гайнетдинов та уртаклашты.

— Без аның белән ун еллар чамасы таныш, аралаша идек. Аның Тынычлык бистәсендәге утарда аты тора иде. Ялы булганда, ул шуңарда йөрергә килде. Мин аның белән шунда сөйләшә, киңәшләшә идем. Тормыш тәҗрибәсе зур иде бит аның. Һәр нәрсәне эчтән белә, теге яки ситуациягә Мәскәү күзлегеннән дә карый иде. «Айрат абый» дип мөрәҗәгать итә идем. Бервакытта да сөйләшмичә, кире борып җибәргәне булмады.

Татарстанда аның кебек кешеләр сирәк. Хәйрия чараларында катнашканын, Рамазан аенда авыз ачтырганын беләм. Соңгы тапкыр без аның белән мәчеттә бер мәҗлестә очраттык. Кара-каршы утырып сөйләшкән идек. Дин, социаль мәсьәләләр турында да сөйләшә идек.

Аның миңа ошаган ике сыйфаты бар иде. Беренчесе – энергия. Бер кешенең шулкадәр белемле, төрле яктан эрудицияле булуы хөрмәткә лаек. Гел саннар белән сөйләшә иде. Юридик, финанс яктан бик белемле иде. Авыл хуҗалыгын төптән белә иде. Сату-алуны да шәп оештыра иде. Көнне-төнне белмичә эшли торган иде.

Икенчедән, әйе, бай кеше иде, ләкин ул үз акчаларын чит илгә түгел, ә үзебезгә, авыл хуҗалыгына, социаль сферага кертүе ошый иде.

Дин буенча да сөйләшә идек. Ул Аллаһы Тәгаләне инкарь итми иде. “Мөселманнар мине намаз укымагач, “неверующий” дип уйлыйлардыр инде”, — дип әйтә иде. Ләкин исем куштыру, никах укыту кебек гамәлләрне башкара иде. Әнисен дә мөселманча җирләделәр, — диде ул.


Фикер өстәү