Илшат Хәйруллин: «Гаиләбезгә зур кайгы килде» 

Әлеге вакытта Айрат Хәйруллины соңгы юлга озаталар. Татар дәүләт филармониясендә хушлашу мәрасиме төгәлләнде. Мәрхүмне зиратка алып киттеләр.
Хушлашу мәрасимендә Айрат Хәйрулинның абыйсы, аның белән бергә бизнес алып барган Илшат Хәйруллин да сүз алырга үзендә көч тапты.
— Безнең гаиләгә бик зур кайгы килде. Аннан башка ничек яшәячәгебезне күз алдына китерү дә бик кыен. Ул балачактан ук үзенчәлекле иде. Аның төп сыйфаты  — кешеләрне ярату булды. Хәтта аны сүгүчеләрне дә. Ул балачактан ук башкалар белән бүлешә белде. Безгә әти-әни конфет биргәч, ул миңа үзенекеннән дә өлеш чыгара иде. Мин гаҗәпләнә идем. «Мин бит конфет ярым ашаячакмын, ә син яртыны гына»,- дип әйтә идем. Бүген без абыйны соңгы юлга озатырга килдек. Һәм мин аңа үземнең конфетымны алып килдем, — диде һәм җәймә астына ике конфет куйды.

Илшат Хәйруллин: «Гаиләбезгә зур кайгы килде» ” язмасына фикерләр

Фикер өстәү