Россиядә барлык бюджет оешмалары социаль челтәрләрдә үз аккаунтларын булдырачак

Төбәкләрдә һәм муниципалитетларда барлык бюджет учреждениеләре социаль челтәрләрдә битләр алып барырга тиеш, моның өчен Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы махсус гомуми платформа төзи. Бу турыда РИА Новости министрлык башлыгы Максут Шадаев сүзләренә сылтама белән хәбәр итә.

«Билгеле, гади кулланучы социаль челтәрләрдә уздыра торган вакыт арта, бездә барысы теркәлә. Хәзер һәр кулланучы якынча ярты вакытын социаль челтәрләрдә, мессенджерларда үткәрә. Әлбәттә бу безнең муниципаль һәм төбәк сайтларының трафигы төшүгә сәбәп була», — диде Шадаев.

«Хакимият социаль челтәрләргә килергә, хакимият мәктәпләр, хастаханәләр, поликлиникалар дәрәҗәсендә дә үз оешмаларының битләрен ачарга тиеш. Гражданнар бу битләргә язылырга һәм аларның эшчәнлекләрендә үзгәрешләр, яңалыклар турында хәбәрдар булырга тиеш», — дип аңлатты ул.

Министр нинди социаль челтәрләр турында сүз баруын аныкламады.

Ул бюджет оешмалары өчен сайтларны һәм социаль челтәрләрдә битләрне бердәм алып бару киңлеге булдырылачагы турында сөйләде.

«Һәм бу киңлеккә төбәк һәм муниципаль сайтлары этаплап күчереләчәк. Бу хәзерге вакытта бөтен бу инфраструктураны тоту чыгымнарны шактый киметәчәк», — диде Шадаев.


Фикер өстәү