Айрат Хәйруллин калдырган эз

Узган җомгада фаҗигале төстә Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин һәлак булды. Аны шимбә көнне Тынычлык бистәсендә әнисе янына җирләделәр. Татарстанның иң эре эшмәкәрләренең берсе үзеннән соң нинди эз калдырды? Авыл хуҗалыгы тармагына нинди яңалыклар кертте? Гади авыл кешеләре күңелендә аның турында нинди хатирәләр саклана? «ВТ» хәбәрчесе шул хакта белеште.  

 «Хәзер ни булыр икән?»

Айрат Хәйруллин абыйсы Илшат белән бергә нигез салган «Кызыл Шәрык – Агро» агрохолдингы Татарстанның гына түгел, Россиянең дә иң эре авыл хуҗалыгы оешмасы булып санала. Бүген алар Татарстанның сигез районында эшли. Агрохолдингның мегафермалары Ульян һәм Тамбов өлкәләрендә дә бар. Эшмәкәр Әлки районында гына да дүрт мегаферма төзегән. Бу район аның өчен аеруча якын, чөнки анда әтисе туган. Үзенең дә балачагы узган. Гомеренең соңгы эш сәфәре дә шунда булган. 7 февраль, ягъни һәлак буласы көнне ул Чуаш Кичүе авылындагы фермаларны карап йөри. Карга авылы халкы сөйләвенчә, биредә киңәшмә уздыргач, депутат утырган вертолет 14.20 сәгатьтә күккә күтәрелә. Шуннан соң ул Алексеевск районындагы Левашёво комплексына сугыла. Ә инде берничә сәгатьтән Айрат Хәйруллинның вертолеты һәлакәткә очрый.

Карга авылы җирлеге башлыгы Рамил Минһаҗев искә төшерүенчә, беренче комплекс та биредә төзелә.

– 2003 елда Карга авылы, иң беренче булып, «Кызыл Шәрык – Агро» оешмасына керде. Шул елны ук авылда зур комплекс төзеделәр. Техника, терлекләр кайтарылды. Халыкка колхозның моңа кадәр булган бурычларын түләп бетерделәр. Шуннан соң кешеләр җир пайлары белән керә башлады. Бүген оешманың 326 пай җире бар. Тормыш булгач, төрле хәлләр була. Фермадан бераз үзеңә дә өлеш чыгару дигән күренеш тә бар бит инде. Бездә дә булды андый очраклар. Ләкин Айрат Нәҗипович андый вакытта зурга җибәрмичә, мәсьәләне яхшы итеп хәл итә белә иде. Моннан тыш, ел саен райондагы 30 мәчеткә корбанлык тапшыра иде. Авыл халкы нинди генә үтенеч белән керсә дә, борып чыгармады. Үзендә эшләүче һәр кешене исемләп белә иде. Һәркайсының гозерен үти торган иде. Фаҗига буласы көнне дә киңәшмә уздырды. Комплекста эшләүчеләр яхшы хезмәт хакы алып эшләде. Моннан тыш, тагын бер ярдәме турында әйтмичә ярамас. Ул эшчеләр файдалана торган хезмәт машиналарының кредитын түли иде дә 5 елдан соң техниканы тулысынча шул кешегә калдыра иде. Кызганыч, кешенең исән чагында эшләгән яхшылыклары «шулай тиеш» дип кабул ителә. Алар турында үзе киткәч кенә уйлый башлыйсың, – диде Рамил Минһаҗев.

https://vatantat.ru/2020/02/ajrat-h%d3%99jrullinny%d2%a3-%d3%99tise-men%d3%99-utyryp-toram-%d3%99-ul-toryp-basyr-da-nider-%d3%99jter-kebek/

Бүген авыл җирлеге башлыгын мегафермаларның язмышы бик борчый.

– Райондагы фермаларның өчтән ике өлеше аның кулында иде. Бүген җирлекләр арасында җыелыш булды. Барыбызны да: «Хәзер нәрсә булыр инде?» – дигән сорау борчый, – ди ул.

Мондый борчылу Чуаш Кичүе авыл җирлеге башлыгы Ирина Мамбетовада да бар.

– Фермалар язмышы билгесез, – дип көрсенә борчылуы тавышына кадәр чыккан ханым. – Безне ташламасыннар, бүлгәләп сатып бетермәсеннәр иде, дип телибез. Бәлки аның эшен балалары яки абыйсы дәвам иттерер. Ләкин әлегә билгеле түгел. Безгә нәрсә көтәргә, нәрсәгә әзер булырга? 80 кеше эшли бит. Үзебезнең җирлек кешеләре дә бар. Күрше-тирә авыллардан да киләләр. Әлегә бер барганча барыр инде, ләкин бит хуҗасыз йорт таркала.

Айрат Хәйруллинны бары тик яхшы яктан гына искә алды ул.

– Без аның белән 2015 елдан бирле тыгыз элемтәдә эшләдек. Чәчү чорымы, техника ремонтлаумы, ферма төзелеше булсынмы – ул һәрвакыт монда иде. Эшчеләр тормышы белән генә түгел, аларның балалары язмышы белән дә кызыксына торган иде. Җәй көне эшләгән балаларга төрле сәяхәтләр оештыра иде. Ул районда халыкны кабул итте. Һәркайсын тыңлый, аралаша иде. Соңгы көнне дә киңәшмә уздырды. Менә хәзер сөйләшәбез: ул нәрсәдер сизенгән кебек иде, диләр. Бөтен кеше белән исәнләшкән, сөйләшкән. «Яңа елда яңа көч белән эшләргә кирәк», – дигән. Бу – барыбыз өчен дә бик зур кайгы. Бөтен халык исеменнән якыннарының кайгысын уртаклашабыз, – диде Ирина Мамбетова.

 

«Елаудан туктаганыбыз юк»

Районның Түбән Әлки авылында Айрат Хәйруллинның туганнары яши. Алар да якыннарын югалту кайгысын бик авыр кичерә.

– Айрат – миңа улым кебек якын бала, чөнки ул гел бездә үсте. Бик акыллы, гадел иде. Кеше белән аралашырга яратты. Бу хәлгә ышанып та булмый. Елаудан туктаганыбыз юк. Эчем тулы хәсрәт, – ди эшмәкәрнең туганы Зәкирә Хәйруллина. – Кечкенә чагында мин гел: «Дәрәҗәле булып яшәсәң иде», – дип тели идем. Дәрәҗә белән

яшәде. Гомере генә кыска булган шул, кызым. Инде хәзер җәннәтле булуын телим. Дания апаң белән мине бер генә бәйрәмдә дә бүләксез калдырмады. Гаиләсе дә, балалары да бик әйбәт. Мин алардан яхшылыктан башканы күрмәдем.

Тагын бер туганы Дания Нотфуллина – әтисенең бертуган апасы.

– Айратыбыз ачык, тәртипле, ярдәмчел булды. Әниебезне дә, мине дә бик ярата торган иде. Мине якын итеп, «туган апа» дип килеп кочаклый иде. Казанда туса да, балачагы шушында узды бит аның. Җәйге каникулларын да авылда уздыра торган иде. Киеп кайткан киемнәрен матур итеп төреп куя да, эш киемнәрен киеп, чыгып китә иде. Күп итеп күчтәнәчләрен төяп кайтыр иде. Һәлак буласы көнне вертолеты күзгә чалынмады. Күрсәм, офыкта югалганчы, артыннан карап кала идем, – дип елый эшмәкәрнең якыннары.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү