Дәүләт Думасында Конституция законы кайчан каралырга тиешлеге билгеле

Мәскәүдә Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү турында тәкъдимнәр әзерләү буенча эш төркеменең чираттагы утырышы узган. 13 февральдә ил Президенты эш төркеме әгъзалары белән очрашырга ниятли. Ә инде җомга көнне Дәүләт Думасында Конституция законы икенче укылышта каралырга тиеш.

Татарстан Дәүләт Советы рәисе, эш төркеме әгъзасы Фәрит Мөхәммәтшин Владимир Путинның Федераль Җыенга Юлламасында әйтелгән тәкъдимнәре буенча фикер алышуларның барышын, шулай ук фикерләшкәндә килеп туган өстәмә төзәтмәләрне аңлатып үткән.

https://vatantat.ru/2020/02/rossiya-federacziyase-konstitucziyasen%d3%99-t%d3%a9z%d3%99tm%d3%99l%d3%99r-nichek-kabul-iteler/

– Бу юлы да эш бик нәтиҗәле төстә барды, авторлар үзләренең төзәтмәләрен дәлилләп яклады. Минемчә, Президентка көн кадагына суга торган мәсьәләләр буенча җәмәгатьчелек фикерен белергә, Россиянең төрле почмакларында яшәүче гражданнарны борчыган проблемаларны анализларга кирәк, – дигән Фәрит Мөхәммәтшин.

Республика парламенты башлыгы әйтүенчә, Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча җәмәгатьчелектә фикер алышу анализга корылган зур эшкә нигез салачак. Тәкъдимнәрнең Төп законда урын алмаганнары да федераль яки төбәк законнарында төрле дәрәҗәдә чагылыш табачак.


Фикер өстәү