Үзмәшгульләргә 100әр мең сум бирәчәкләр

Үзмәшгульләрнең иң шәп йөз проектына – йөзәр мең сум акча.

Казан мэры Илсур Метшин “Казан ярминкәсе”ндә үзмәшгульләр һәм эшмәкәрләр белән очрашуда үзмәшгульләрне әнә шундый грант ярдәме белән сөендерергә тәкъдим итте. Аның әйтүенчә, башкалабызда бер ел эчендә теркәлгән үзмәшгульләр саны шактый ук артып, 18 меңгә җиткән.

Грантка дәгъва кылучыларны махсус оештырылган комиссия сайлап алачак. “Без банкларны алыштыра алмыйбыз, әмма ярдәм итү – кулыбыздан килмәслек эш түгел”, – дип билгеләп үтте мэр. Тагын бер күңелле яңалык – үзмәшгульләргә җитештерелгән продукцияләрен сату өчен шәһәрнең һәр районында мәйданчыклар (аренда өчен түләнелми) оештырылачак. Моннан тыш Илсур Метшин үзмәшгульләр, кече эшмәкәрләр кулы белән эшләнгән сувенирларны үзәкләштерелгән төстә бер урында сату өчен Халык кәсепләре галереясен булдыру буенча эш алып барылуын да әйтте. Сүз уңаеннан, галерея булдыру бурычының Татарстан Президенты тарафыннан куелуын искә төшерик.


Фикер өстәү