Мошенниклар социаль челтәрдә өлкән яшьтәге ханымны алдаган

Мошенниклар социаль челтәрдә плед сатарга омтылган өлкән яшьтәге ханымны алдаган дип хәбәр итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.

83 яшьлек пенсионер бер сайтта плед сату турында белдерү урнаштырган. Тиздән аңа сатып алучы шалтырата, акчаны картага күчерергә тәкъдим итә һәм хатын аферистка реквизитларын яза.

Нәтиҗәдә, җинаятьче өлкән яшьтәге хатын-кыз счетыннан 100 мең сум акчасын алган.

Әлеге факт буенча караклык турында җинаять эше кузгатылган.


Фикер өстәү