Кибеттә хәле начарайган иргә ашыгыч ярдәмне ялгыш адреска чакырганнар: аның гомере өзелгән

Казан янындагы Яңа Салмачы бистәсендәге кибетләрнең берсендә өлкән яшьтәге ир кешенең кинәт хәле начарланып, ашыгыч ярдәм чакыртканнар.

Тик ашыгыч ярдәмне дөрес адреска гына чакытмаганнар. Бу хакта Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Кичә 112 нормеры буенча чакыру 19.10 сәгатьтә теркәлгән һәм ашыгыч ярдәм хезмәтенә тапшырылган. Тик чакырылган Көек Бистәсе адресы буенча кибет булмаган. Шунлыктан чакыручылар белән элемтәгә кереп, адресны ачыкларга туры килгән. Табиблар 50 минуттан соң гына тиешле урынга килеп җиткәннәр. Тик ул вакытта инде соң булган, ир-атның гомере өзелгән.

Ашыгыч ярдәм хезмәте диспетчерлары белән барлык шалтыратулар һәм сөйләшүләр яздырылып барыла. Шунлыктан ашыгыч ярдәм чакыртканда адресны төгәл әйтү кирәк, кайчак ялгыш бер сүз кеше гомере торырга мөмкин.


Фикер өстәү