Бюджет «бәлеше»ннән кемгә күпме тәтегән?

Көтмәгәндә премьер урындыгына кереп утырган Мишустин әфәнде илкүләм проектларны тормышка ашыруны тизләтү максатыннан, бюджет акчасын моңарчы күрелмәгән тизлек белән җилгәрә башлады.

Икътисадчы белгечләр бүген хөкүмәт машинасының тормоздан ычкынып хәрәкәт итүенә шаккатып карап тора. Министрлар Кабинеты чыгымнарны кискен рәвештә берьюлы 42 процентка арттырды. Кайбер статьялар буенча чыгымнар бер айда — ике, хәтта биш айлык күләмдә тотылды. Үткән атнаның чәршәмбесендә Финанс министрлыгы гыйнвар аенда 1,775 триллион сум акча сарыф ителгәнен белдерде. Бу үткән ел гыйнвары белән чагыштырганда 513 миллиард сумга күбрәк. Билгеле инде, җыелган салымнар бу кадәр чыгымнарны каплап бетерә алмый. Профицитлы бюджет күз ачып йомганчы дефицитлыга әверелгән. Җыелган салымнар күләме 1,555 триллион гына икән, шул сәбәпле казнада 160 миллиард сумлык «тишек» барлыкка килгән. «Тишек»нең зурлыгы эчке тулай продуктның 2 проценты кадәр, ди.

Бюджетның барлык статьялары диярлек өстәмә акча яңгыры астында калган. Әмма (игътибар итә күрегез!) социаль өлкәгә акча 9 процентка азрак сарыф ителгән. Аның каравы, дәүләт аппараты мул ашатылган: бюджет «бәлеше»ннән аларга 39 процентка күбрәк эләккән. Бу – 127,3 миллиард сум өстәмә акча дигән сүз икән. Суд системасына акчаны 1,5 тапкыр күбрәк тондырганнар. Эчке эшләр министрлыгы чыгымнары ике тапкыр диярлек арттырылган. Өстәмә рәвештә 53,7 миллиард сум бирелгән аларга. Милли оборонага (армия) акча 60 процентка күбрәк (197 миллиард сум) өстәлгән. Хокук саклау системасы 10 процент күбрәк финансланган (133,7 миллиард сум). Росгвардия капчыгына 2,4 миллиард сум күбрәк салынган. ФСБ казнасы 9 миллиардка арттырылган. Өстәмә рәвештә тотылган акчалар кайсы илкүләм проектның алгы планга чыгуын сурәтли дә бирә инде.

Дөрес, милли икътисадка каралган чыгымнар 4 тапкыр үстерелгән, ягъни өстәмә рәвештә 84 миллиард сум акча бирелгән. Дәүләт аппаратына бирелгән чыгымнар белән чагыштыргач, күрәсең инде кайсының кыйммәтрәк йөргәнен. Чүп реформасы дигән булып экология чыгымнарын 12 тапкыр арттырганнар: 3,129 миллиард сумнан 37,6 миллиардка җиткергәннәр. Гыйнвар аенда чүп җыйган өчен халык кесәсенә дә кулны тирәнгә үк тыгуларын исәпкә алсак, илдә чүп калмас, алтынга әйләнеп бетәр дип өметләнәбез.

Сәламәтлек саклау өчен акчаны 22 тапкыр үстергәннәр. Еллык акчаның 29,2 проценты гыйнварда ук тотылган инде. Мәгариф, мәдәният, төбәкләргә бүленгән акчалар да күпкә арттырылган. Еллык бюджетның 8,8 проценты бер айда очланган инде. Башка айларда суган суы суырырга туры килмәсә, Мишустин кабинетының старты уңышлы булды дип әйтербез.

Рәшит Фәтхрахманов

Фото: adm-essentuki.ru


Фикер өстәү