Этләрдән куяннары зыян күргән Галимҗановлар: “Этләр ашасын дип үстермисең бит аны”

Әтнә районы Күшәр авылында 19 февраль иртәсендә Галимҗановлар хуҗалыгына урам этләре кереп, куяннарын буып чыгып китә. Этләрнең мондый һөҗүмнәре авылдагы беренче генә очрак түгел инде. Зыян күргән хуҗалар белән элемтәгә кердек.

– Бу этләр турында әйтә-әйтә арып беттем инде. Авылларның социаль челтәрләрдә “чат”лары бар бит хәзер. Шунда да язам. Мондый очраклар белән кайчаннан бирле көрәшәм, – ди Гөлүсә Галимҗанова. Этләр өченче ел өч каз бәбкәсен, узган ел – ике үрдәк, көзен – өч тавык, бер әтәчне алып киткән. “Тирә-юньдә күп инде ул андый очраклар. Мин кеше хуҗалыгындагы малны санамыйм, үземнекен генә мисал итеп китерәм. Зыян күрүче мин генә түгелдер”, – диде ул.

Күршедә генә бер буш тора торган өй бар, этләр өере белән шунда оялаган икән. Яңа зыянны Галимҗановлар 19 февраль иртәсендә күрә. 20 минут эчендә 10нан артык эт хуҗалыктагы дүрт куянны буып чыгып китә. Әле күптән түгел генә, кызыгып, үрчетербез дип, “Великан” дигән токымлы куяннарны тәрбияли башлаган булган алар. Этләр шул ана куяннарны харап итә дә. Ике куян хуҗабикә ишегалдына чыккан вакытта җан бирә. Калганнарын этләр канга батырып, пычратып, тырнап бетергән булганнар. Шул ук көнне этләр әле кабат “кунакка” килә аларга. “Ишек ачык тора дисәң, юк бит, алар койма аша безгә сукмак салган инде. Ул куяннар әле суярлык та түгел, әмма зур иде. Бик авыр кичердек”, – дип сөйләде Гөлүсә ханым.

“Авыл җыеннарында бу сорауны күтәрәсезме соң?” – дип сораштык. Гөлүсә ханым әйтүенчә, башка мәсьәләләр янында бу читтәрәк кала торган сорау, чарасы күрелер дип вәгъдә итәләр икән.

Гөлүсә Галимҗанова берәүне дә гаепләми, бары тик гаделлек кенә эзли һәм мәсьәләнең хәл итеп буласына ышана. “Авыл җирлеге башлыклары, район җитәкчелеге – берсе белән дә ачуланышасы килми, эштән алдыру, гаеп тагу максатым юк. Бу хәл миндә генә күзәтелми, дәшүче генә юк. Бары чарасын гына күрсеннәр иде”, – диде ул.

 

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү