Әлмәт спортчысы Европа чемпионы булды

Румыниянең Кейле-Градистей шәһәрендә кышкы триатлон буенча Европа беренчелеге һәм чемпионаты узды. Анда Әлмәт спортчысы Светлана Соколова алтын медаль яулады һәм Европа чемпионы булды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә

Әлмәт спортчысы ярышларда Россия җыелма командасы составында катнашты. Күптән түгел генә Светлана Италиядә узган дөнья чемпионатында җиңү яулаган иде.


Фикер өстәү