Рөстәм Галиуллин: «Бәлки язучы исемен лаексыз йөрткәннәрне сүгәргәдер?»

– Рөстәм, сүзне бүгенге әдәбиятның торышыннан башларбыз, мөгаен…

– Әдәбиятның хәле милләтнең язмышы белән нәкъ бер төрле бара. «Әдәбият – җәмгыятьнең чагылышы» дип юкка әйтмиләрдер. Бүген без ниндидер бер сагаюлы халәттә шикелле. Телебезнең язмышы авыр хәлдә. Киләчәгебез әзрәк шомландыра, мәктәпләребезнең киләчәге шик астында… Менә шушы халәт язучыларыбызга да турыдан-туры кагыла шикелле.

Аннан соң, кеше икенче планга төшеп бара бит хәзер. Роботлар беренче планга чыга. Ниндидер җансызлык. Менә шул безнең әдәби әсәрләребездә дә сизелә башлады. Үрнәк яки гыйбрәт алырдай көчле образлар бик күренми. Нәрсә генә әйтсәк тә, әдәбият әнә шундый образлар белән истә кала. Бүген яки безнең җәмгыятьтә шундый шәхесләргә урын тар, яки язучыларның шундыйларны күрер осталыгы юк.

– Ә мондый әдәбият укучысын саклый аламы соң? Югалтып бетермәдекме без аларны?

– Укучылар ул һәр чорда да бер чама барадыр инде. Ләкин яхшы әсәр туса, аның кайтавазы була. Ниндидер әйбәт әсәр турында имеш-мимеш чыкса, без аны ябырылып укыйбыз. Ләкин әле безгә укучылар белән эшләү, сыйфатлы әсәрләрне күрсәтә белү дә җитеп бетми бугай.

– Яшь язучыларның бик үзенчәлекле булып аерылып торганнары бармы?

– Казахстанга барырга туры килгән иде, менә шунда һәр чарада кырык-иллеләп шагыйрь егетләр катнашты. Сан буенча бик күп инде бу. Сәхнәгә чыгып бер-берсен алыштырып кына торалар. Боларның кызыксыну көчле һәм потенциал бар. Сыйфат әллә ни түгел. Ә безнең сыйфат яхшы. Ләкин сан юк.

Сан ул сыйфатка күчә бит инде. Менә безнең буында бик күп талантлар бар иде, барысы да әдәбиятта калмады…

– Сәбәпләре?

– Без – туксанынчы елларда телебезгә, милләтебезгә бик зур өметләр белән килгән кешеләр. Бүгенгеләр татар теле һәм әдәбиятыннан имтихан бирә алмыйлар. Укытучы булып эшләүнең гамәли файдасы юклыгын аңлап торалар. Ә язучы эше бөтенләй буй җитмәслек булып тоела.

Татар әдәбияты нигездә Татарстан белән чикләнеп бара. Башкортстаннан килүчеләр бар инде. Ә Оренбурглар, Чиләбеләр юк… Димәк, калган өлкәләрдә иҗади даирә беткән. Иҗат кешесе бит ул даирәгә бәйле. Язучыга үз ишләре белән кайнау кирәк.

– Татар әдәбиятын башка халыклар белән чагыштырганда, без ничегрәк күренәбез?

– Россия белән чагыштырганда, безнең әдәбиятлар бер тирә бара. Ә төрки дөньядан калыша башладык. Төрекләрне, казах, үзбәк яки әзәрбайҗаннарны алырга була. Алар кызык кына башка формаларга киткәннәр, эзләнәләр. Ә бездә эзләнү, төрки дөньяга чыгу бераз тукталды. Монда инде авторларның активлыгы мөһим. Үзебездә генә бикләнеп ятсак, бик үсеш булмаячак.

Шушы ике-өч елда төрки әдәбиятка кагылышлы шактый гына чараларда катнашырга туры килде. Алар бик югары дәрәҗәдә уздыралар. Матди яклары да, башка яклары да әйбәт. Алар суверен дәүләтләр инде. Безне чакыралар, ә без – юк. Менә бу юнәлештә дә эшләргә кирәк. Без бит барыбер үз әдәбиятыбызны танытабыз. Аларда татарга карата хөрмәт бик зур. Тәрҗемә мәсьәләләрен кузгатырга кирәк. Аннан соң бездә мемуарлар һәм документаль әсәрләр күп урын ала башлады. Ләкин бездә әдәбилекне күтәрергә кирәк, язучы бит әле ул булган хәлне генә күчерүче түгел. Мемуарлар гына яза торган әдәбият ул язучыларның уртача яше зураюдан да киләдер.

– Яшьләрне ничек үзәккә алып була?

– Алар өчен бит шушы яраткан эшеңнең сине яшәтүе дә кирәк. Грантлар системасы булдырылды, аның даими эшләве кирәк. Гомумән, яшьләрне тотып тору өчен кызыксындыру чаралары мөһим. Әдәби иҗат белән бәйле редакцияләрнең, китап нәшриятларының эшләве кирәк.

– Соңгы арада социаль челтәрләрдә сезнең чордашлар иҗатына аяусызрак сүзләр дә ишетелә.

– Корган алмагачка берәү дә типми, ди бер остазым. Тик бер нәрсәгә генә ачуым килә: гел талантлы яшьләргә генә ябырылалар. Арада талантсызлары да күп, аларга беркем берни әйтми. Бәлки, бераз күтәрелгән талантлы язучыларны сугып төшергәнче, язучы исемен лаексыз йөрткәннәрне сүгәргәдер?

Марат Кәбиров, Гөлинә Гыймадова

Әңгәмәнең тулы видео вариантын карагыз


Фикер өстәү