Казанда ана кеше җиде яшьлек игезәкләрне суйган, берсе могҗиза белән исән калган

Казанда ана кеше җиде яшьлек игезәкләрне суйган, бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Фаҗига Чистай урамындагы йортларның берсендә булган. Беренчел мәгълүматларга караганда, көнләшү аркасында хатын-кыз үзенең ике улын суйган. Шуннан соң тормыш белән исәп-хисапны өзәргә тырышкан.

Агентлык чыганагы мәгълүматлары буенча, игезәкләрнең берсе урында һәлак булган, икенчесен авыр хәлдә реанимациягә китергәннәр.

Республика балалар клиник хастаханәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, хәзерге вакытта аның тормышы өчен табиблар көрәшә, балага авыр операция ясыйлар. Чыганак мәгълүматлары буенча, ана кеше баласының күкрәгенә өч тапкыр пычак белән суккан.

Агентлык мәгълүматы буенча, әнисе үзе дә операция өстәлендә.


Фикер өстәү