Калеб яңа буын җыены “Безнең җыр”ны яңгыратачак

14 апрельдә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә “Безнең җыр” иҗат лабораториясенең гала концерты узачак.

“Калеб” яңа буын җыены оештырган әлеге лабораториянең  төп максаты — яшь татар сәнгате эшлеклеләренең иҗади мохитен формалаштыру, яңа әсәрләр булдыру һәм милли җыр фондын тулыландыру. Проект шартлары буенча профессиональ композитор, шагыйрь һәм яшь башкаручылардан торган иҗади төркемнәр ярты ел дәвамында яңа җыр тудыру өстендә эшләделәр.

Июль, август айларында узган конкурс нәтиҗәләреннән чыгып, ярымфиналда экспертлар тарафыннан 19 җыр сайлап алынган, 20 нче җыр intertat.ru сайтында тавыш бирү юлы белән билгеләнгән була. Җыр лабораториясенең йомгаклау этабы 2020 елның 14 апрелендә 18:30сәг. филармония залында масштаблы концерт буларак оештырылачак. Ул ТАССРның 100 еллыгына багышлана.

 


Фикер өстәү