Җылылык өчен артык түләнгән акча кире кайтарыла, ләкин  һәркемгә түгел

Известия хәбәр иткәнчә, кышның моңарчы күрелмәгәнчә җылы килүе сәбәпле җылылык бәясе яңадан исәпләнеп, киметеләчәк. Кирәгеннән артык түләнгән акча күләме счетчик күрсәткечләре буенча еллык исәпләүләрдә чагылыш табачак.

Тик акчасын кире алуга җылылык бирү хезмәте күрсәтүгә күпкатлы йорттагы гомуми счетчиклар буенча түгел, бәлки нормативлар буенча түләүчеләр генә исәп тота ала. Моңа кадәр Дәүләт Думасы депутатлары Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Владимир Якушевка хат белән мөрәҗәгать иткән. “Урамда җылы, ә батареяларга кул да тидереп булмый. Бөтен тәрәзәләр ачык. Урамны җылытабыз. Быел кышын идарәче компанияләр газны экономияләгәннәр икән, без дә, әйтик, җәен, торак-коммуналь хезмәтләргә тарифларны күтәрүдән баш тартып, гражданнарыбызга акчасын янга калдыруга ярдәм итә алабыз”, – дигәнрәк фикер җиткергән анда депутатлар.

Белгечләр фикеренчә, җылылыкка артыгын түләмәс өчен барлык йортларга да исәпләгечләр урнаштырырга кирәк. Болай эшләгәндә, бер ел эчендә күпкатлы бер йорт буенча гына да 500 меңнән 1 миллион сумга кадәр акчаны янга калдырырга мөмкин.


Фикер өстәү