Кризис тууда коронавирус кына гаеплеме?

Кризисның тома саңгырау колакларга да үтеп керерлек гөрелтесен, ниһаять, Мәскәүдә дә ишеттеләр.

«Внуково-2» аэропорты терминалында икътисадны иярләүчеләрнең Владимир Путин җитәкчелегендәге киңәшмәсе үтте.

Федераль министрлар, нефть-газ комплексы җитәкчеләре, вице-премьер Белоусов, Үзәк Банк башлыгы Нәбиуллина, президент ярдәмчесе Орешкин Президент алдына тезелешеп утырып: «Инде нишләргә?» дигән сорауга җавап эзләде. Зур түнтәрелешнең гаеплесе итеп коронавирус аталды. Президент үткән атнаның глобаль базарлар өчен 2008 елдан соңгы иң начар атна булуын әйтеп узды. Brent маркалы нефть бәясенең 70 доллардан 50 долларга кадәр төшүенә уфтанды. Мәскәүдә гарәпләр тәкъдимен кире кагып “кара алтын” чыгаруны киметүдән баш тартканнар иде. Хәзер элекке тәкәбберлекне онытып торырга туры киләчәк. 5-6 мартларда Венада ОПЕК+ илләренең министрлары очрашуы булачак. Алдагы очрашуда җир маен чыгаруны өстәмә рәвештә 500 мең баррельгә киметү турында килешә алмаганнар иде. Хәзер миллион баррельгә килешергә дә әзерләр.

Әмма кризис давылы шулхәтле куәтле килә: миллион баррельне җир астында калдырсаң да, бәя күтәрелүгә өмет аз. Әле “кара алтын” куллануны Кытай гына киметте. Озакламый көнбатыш базарлары да үзләренә ягулык кирәкмәвенә төшенәчәк. Путин исә чыгаруны киметкәч, бәяләр өскә күтәрелер, кризис аз гына арт якка типкәләп алыр да үтеп китәр дип уйлый. Әмма хәзер үк инде Милли байлык фонды салынган капчыкны чишмичә булмый. Чималга бәя төшеп кенә калмый, Кытайга кендеге белән бәйләнеп беткән җитештерү мәйданнары да эштән туктарга әзерләнә бит. Төрекләр белән ара өзелсә, туктаган заводлар саны тагын да артачак. КамАЗ, мәсәлән, комплектлаучы детальләрне Кытайдан гына түгел, Төркиядән дә ала. Ә менә дару ясау өчен кирәкле булган матдәләрнең 80 проценты – Кытайныкы.

Кремльдә дә, хөкүмәттә дә әлегә паника әсәре күренми. Запаска тупланган акча хисабына кризисны үтеп китәрбез диебрәк сөйләшәләр. Ләкин кризис вулканнарының атуы бу юлы бик көчле булачак. Бөтен кыйтгаларда һәм илләрдә дә лава ташкыны залп белән атылачак. Милли байлык фонды акчасы да биржа кәгазьләре кебек үк янып бетәргә мөмкин. Бөтен фәнни-техник потенциалын җилгә очырган, бюджетны чиновниклар һәм силовиклар файдасына гына бүлеп утырудан башканы белмәгән бүгенге җитәкчелек озакламый ярык тагарак алдында калуына төшенәчәк. Хәер, Мәскәүдә якшәмбе булуга карамастан, аэропортка җыелып сөйләшкән түрәләр эшләрнең торышын яхшы аңлый торгандыр дип уйлыйк.

Тик менә, кризис давылы искәндә, ничек исән калырга дигән сорауга җавап кына табып булмый. Россиядә бу юлы кризис әҗәтле халыкның эшсез калуы рәвешендә тавыш бирәчәк. Инде хәзер үк ул коронавирус маскасы киеп бөтен икътисади багланышларны җимерә, халыкларны урамга куа. Аның бит әле кискен формасы башланмады. Алда икътисадның үпкә ялкынсынуы көтелә. Иң аянычы: андый ялкынсынуга дәва юк.

Рәшит Фәтхрахманов

ФОТО: Shutterstock


Фикер өстәү