Тормыш үзгәргәнне сизәсең килсә, “Сөембикә” тышлыгы күргәзмәсен карау җитә

Татар хатын-кызларын ничегрәк күзаллыйсыз, дип сорасалар, мөгаен, күпләребез югалып калыр, озын-озаклап аңлата башлар иде. “Сөембикә” журналы хезмәткәрләре мондый очракта гади генә, журналыбыз тышлыкларына күз салыгыз, дип киңәш бирә.

Сөембикәлеләр киңәш итеп кенә калмыйча, республикабыз төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан, “Татмедиа” бинасының беренче катында төрле елларда дөнья күргән журнал тышлыкларыннан күргәзмә оештырды. Менә “Азат хатын” (“Сөембикә” 1927-1991нче елларда шундый исем белән чыкты) журналының 1938 елда нәшер ителгән 19 саны (күрәсең, ул вакытта айга ике мәртәбә басылган) тышлыгы. Анда Казан аэроклубының очучылар мәктәбендә укучы – педагогия институты студенты Мәсгудә Зарипова фотосурәте. 1963 елның 2 саны тышлыгыннан мәшһүр милләттәшебез – очучы, Советлар Союзы Герое Мәгубә Сыртланова елмаеп карап тора. 1977 елның 9 саны тышлыгында Мизәлә районының “Ярыш” колхозы сыер савучысы Гөлфия Муллахмәтованың эшен тәмамлап килгән чагы…

– Безнең тышлыкларда авыл хезмәтчәннәре, “Оргсинтез”, “Мэлита”, “Чистай сәгать заводы” кебек зур предприятие эшчеләре, КамАЗ төзүчеләр… Кыскасы, республикабыз үсеше өчен зур өлеш керткән күркәм затлар! Күргәзмәнең 8 Март – хатын-кызлар бәйрәме алдыннан ачылуы да тиктомалдан гына түгел, әлбәттә! Геройларыбыз – нәкъ менә көчле хатын-кызлар! Нинди генә көчле булсалар да, алар ягымлы, серле. Көчләренең сере дә – көчсезлектә! Тамашачы ул елларның сулышын яхшырак тойсын өчен, рәсем асларындагы орфография һәм тыныш билгеләрен үзгәртмичә, шул замандагыча калдырдык. Һәр тышлык – тарих. Ул бер ай яки бер ел гына түгел, дистә еллар буе укучы күңелендә яши, онытылмый, – дип сөйләде күргәзмәне ачып журналның баш мөхәррире Лариса Маликова.

Чынлап та, чор сулышын шактый яхшы тоеп була бу фотосурәтләрдә. Тик нинди генә идеологик таләпләр куелмасын, барыбер журнал тышлыкларында нигездә гади хезмәт кешеләре, зыялыларыбыз урын алган.

Ул көнне күргәзмә ачу тантанасына килгән фото остасы Рөстәм Мөхәммәтҗанов үзе геройга әйләнде. “Татмедиа” диварларында аның эшләре дә урын алган икән. “Хәзер архивымны барлап утырам. Журналда штаттан тыш эшләсәм дә, редакциядә һәрвакыт фотографларга игътибарлы булдылар. Менә бүген дә тантанага чакырып миңа бәйрәм ясадыгыз”, – дип шатлыгы белән уртаклашты ул. “Диварда урын алган геройларыгыз бүген дә исән-сау, шылтыратып белештек”, – дип тагын бер тапкыр сөендерде аны сөембикәлеләр.

Күргәзмә бер ай дәвамында эшләячәк. Күренекле хатын-кызларыбызны күреп, чорлар рухын тоеп калыйк дигән кешеләргә менә дигән форсат бу.

Рәшит Минһаҗ


Фикер өстәү