Cыйныф җитәкчеләренең хезмәт хакын арттыру өчен Татарстанга 620 миллион сум акча җибәреләчәк

Укытучыларның, тәгаенләп әйтсәк, сыйныф җитәкчеләренең хезмәт хакын арттыру өчен Татарстанга 620 миллион сум чамасы акча җибәреләчәк. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов хәбәр иткән.

“Бюджетка кертелгән үзгәрешләр 3 – 7 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә, сәнгать һәм музыка мәктәпләренә ярдәм итүгә, ә иң мөһиме – сыйныф җитәкчесе вазифасын алып баручы укытучыларның хезмәт хакын арттыруга өстәмә чыгымнарны күздә тота”, – дигән ул.

Өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балаларга килсәк, депутат әйтүенчә, аларга айлык түләүләр өчен үзәктән 482 миллион сум акча көтелә. Бу акча җан башына туры килә торган керемнәре яшәү минимумыннан артмаган гаиләләргә бирелә. Пособие алу өчен гариза язып, рәсми керемеңне күрсәтү дә җитә.

Шулай итеп, 2021 һәм 2022 елларда шушы максатлар өчен республикага федераль бюджеттан барлыгы 1,9 миллиард сум күләмендә субсидия алыначак. Әлеге акча “Мәгариф” илкүләм проектында күздә тотылган максатларга ирешү өчен кирәк. Моңа кадәр Россия Президенты Владимир Путинның 1 сентябрьдән мәктәпләрдә федераль бюджет акчасы хисабына сыйныф җитәкчеләре өчен өстәмә түләү кертүне йөкләгән иде. Татарстанда быел көздән 22 меңнән артыграк сыйныф җитәкчесе Россия Президенты өстәмәсен ала башлаячак.

Балалар өчен акча бирүгә кагылышлы тагын бер әйбәт хәбәр: Татарстанда күпфункцияле үзәкләрдә беренче балага ана капиталы алуга гаризалар кабул ителә башлаган. Моның өчен үзәкнең теләсә кайсы офисына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Гариза 15 көн эчендә карала. Кайбер очракларда гына бу эш 1 айга сузылырга мөмкин.


Фикер өстәү