Коронавирус таралу сәбәпле, KazanSummitны уздыру вакыты күчерелде

Татарстанда коронавирус кабыну сәбәпле, «Россия — Ислам дөньясы: KazanSummit 2020» XII Халыкара икътисади саммиты күчерелә. Бу хакта чараның Instagram  битендә хәбәр ителде.

«Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан яңа коронавирус инфекциясе кабыну аркасында гадәттән тыш хәл игълан ителү сәбәпле, „Россия-Ислам дөньясы: KAZANSUMMIT“ Халыкара икътисади саммитын уздыру вакыты күчерелә. Безнең төркемнәргә язылыгыз, аны үткәрү датасы турында беренче булып белегез. Катнашучыларның иминлеге һәм сәламәтлеге безнең өчен — барыннан да югары!»- диелә хәбәрдә.
Форум бу елның 18-20 июнендә булыр дип көтелә иде. Саммит үткәрүнең яңа даталары аныкланмый.

 


Фикер өстәү