Игезәк улларын суйган ана реанимациядә сак астында ята

Игезәк улын үтергән Казанда яшәүче бер ханым хокук саклау органнары хезмәткәрләре саклавы астында 7-нче номерлы Шәһәр хастаханәсе реанимациясендә ята. Бу хакта ТР сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Хатын-кыз реанимация бүлегендә, аңында, аның торышы тотрыклы» ,-дип сөйләделәр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Бу фаҗигадән соң кеше үтерү һәм үтерүгә омтылу турында җинаять эшләре кузгатылу сәбәпле, хатын хокук саклау органнары хезмәткәрләре сак астында.

https://vatantat.ru/2020/03/kazanda-ana-keshe-%d2%97ide-yashlek-igez%d3%99kl%d3%99rne-sujgan-berse-mog%d2%97iza-bel%d3%99n-is%d3%99n-kalgan/


Фикер өстәү