Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чарасын оештыра

2020 елның 11 мартында 16.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Казан шәһәре, Оренбург тракты, 140 нчы йорт адресы буенча урнашкан «Роналд Макдоналд йорты» гаилә кунакханәсендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы ТҮЛӘҮСЕЗ ЮРИДИК ЯРДӘМ күрсәтү чарасын оештыра.

 

Чарада түбәндәге оешмалар вәкилләре катнаша:

  1. Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил.
  2. Россия Федерациясе Социаль иминләү фондының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге.
  3. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы.
  4. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы.
  5. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы.
  6. Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге.
  7. «Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча баш медико-социаль экспертиза бюросы» федераль казна учреждениесе.
  8. Адвокатлар, нотариуслар, шулай ук юридик клиникалар.

 


Фикер өстәү