Математикадан алтын медаль яулаган Казан егете турында мәктәп директоры: «Һәрвакыт үзеннән бер яшькә зуррак укучылар белән ярыша»

Казандагы 131 нче лицей укучысы Данил Сибгатуллин Россия җыелма командасы составында математика буенча Romanian Master of Mathematics (Румыния) XII халыкара олимпиадасында алтын медаль яулаган.

– Данил бөтен фәннәрдән дә “5ле”гә генә укый. 9 нчы сыйныфтан ул мөстәкыйль белем алу (экстернат) формасына күчте. Өендә укуга карамастан, һәр фәннән сынауларны намус белән тапшыра. Ул 8 нче сыйныфтан бөтенроссия олимпиадаларында катнаша башлады. Һәрвакыт үзеннән бер яшькә зуррак укучылар белән ярыша. Бу – аның халыкара олимпиадада беренче алтыны, – диде 131 нче мәктәп директоры Әлфия Хәбибуллина. – Аны математикадан олимпиадага КФУ мөгаллиме Вадим Шурыгин әзерләде. Шул ук вакытта ул бездә дә өстәмә белем бирә.

Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр иткәнчә, бәйгедә Данил Сибгатуллиннан тыш, Россия җыелма командасын Мәскәүдән Иван Гайдай-Турлов, Сочидан Данила Демин, Санкт-Петербургтан Максим Туревский һәм Чиләбедән Константин Мясников тәкъдим иткән. Җыелма команданың барлык егетләр дә алтын медальгә ия булган.

Ярышлар Бухарестта 26 нчы февральдән 2 нче мартка кадәр узган. Анда барлыгы 19 ил командасы чыгыш ясаган. Россия укучылары өчен ярыш быел Санкт-Петербургта үтәчәк халыкара математика олимпиадасы алдыннан чыныгу булган.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү