Әтиләр беренче бала өчен ана капиталы рәсмиләштерә алачак

РФ Президенты йөкләмәсе белән март башыннан ана капиталы программасына кагылышлы үзгәрешләр үз көченә керде. Хәзер аны беренче балага карата бердәнбер уллыкка алучы саналган ир-атлар да рәсмиләштерә алачак. Россия Пенсия фонды ТР буенча бүлегенең социаль түләүләр бүлеге башлыгы Гөлсинә Сабирова шул хакта хәбәр итте.

«РФ Президенты 2020 елның 1 мартында «Бала тәрбияләүче гаиләләргә дәүләт ярдәме күрсәтүнең өстәмә чаралары турында» федераль закондагы үзгәрешләр хакындагы канунны имзалады. Закон тамырдан үзгәреш кичерде. Күп еллар дәвамында беренче тапкыр ана (гаилә) капиталын алу хокукы булган затларның исемлеге киңәйтелде», — дип белдерде Гөлсинә Сабирова.

Фикер өстәү