Профсоюзлар Конституциясенә төзәтмәләр кертүгә каршы түгел

“Татарстанның профсоюзлар хәрәкәте – Россиядә иң ишле хәрәкәтләрдән берсе.

Предприятиеләр хезмәткәрләренең социаль “кәефе” нәкъ менә сезгә бәйле”.
Дәүләт Советы Рәисе, Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча эш төркеме әгъзасы, “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Профсоюзлар федерациясенә керүче тармак профсоюзлары җитәкчеләре белән очрашуда шулай диде. Республика парламенты башлыгы профсоюз хәрәкәте лидерлары белән илнең Төп Законына кертелә торган төзәтмәләр буенча фикер алышты. Моннан тыш очрашу кысасында “Бердәм Россия” төбәк бүлеге белән Татарстан Профсоюзлар федерациясе арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Фәрит Мөхәммәтшин Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча эш төркеме эшчәнлегенә аерым тукталды. Аның әйтүенчә, тәкъдим ителгән үзгәрешләр буенча федераль депутатлар, министр, судьялар, Россия субъектлары җитәкчеләре чит ил гражданлыгына, шулай ук чит дәүләттә даими яшәү мөмкинлеге бирердәй башка документка ия була алмый. Моннан тыш төзәтмәләр буенча җирле үзидарәнең мөмкинлекләре һәм вәкаләтләре киңәергә тиеш (әйтик, салым акчасының күбесен үзләрендә калдыру күздә тотыла).

Дәүләт Советы Рәисе туган телләрне саклау һәм үстерү мәсьәләсенең бик зур бәхәсләр тудыруын искә төшерде. Бу теманы Фәрит Мөхәммәтшин үзе үк Россия Президентының эш төркеме әгъзалары белән очрашуында күтәргән. Владимир Путин телләр һәм этнотөрлелекне Конституция нигезендә яклау идеясен хуплаган.

Очрашуда республика профсоюзлары тәкъдим ителә торган үзгәрешләр ягында булуын белдерде.

Сүз уңаеннан, Россиядә илнең Төп Законына үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирүнең 22 апрельдә үткәрелүен искәртик.


Фикер өстәү