Рөстәм Миңнеханов: Татарстан белән Сербия хезмәттәшлеге зур потенциалга ия

Татарстанның Сербия партнерлары белән хезмәттәшлеге алга таба үсеш өчен зур потенциалга ия. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сәүдә, икътисади һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Сербия Хөкүмәтара комитетының 18нче утырышында хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Сербия җитәкчелегенә очрашуны уздыру мәйданчыгы итеп Казанны сайлаулары һәм ике ил мөнәсәбәтләре кысаларында төбәк хезмәттәшлеген үстерүгә аерым игътибар бирүләре өчен рәхмәт белдерде. Миңнеханов искәрткәнчә, Татарстан — илнең нефть, нефть химиясе, автомобиль һәм башка сәнәгать төрләре тупланган алдынгы төбәкләренең берсе.

«Без сәнәгать продукциясенең 50 проценттан артыгын экспортка озатабыз. Соңгы елларда инновацион үсешкә — нано — һәм биотехнологияләргә, композит материалларга һәм башка бик күп юнәлешләргә аерым игътибар бирәбез», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстан — Сербия товар әйләнеше 100 млн доллардан артып китүен әйтте.


Фикер өстәү