Соңгы 10 елда мәктәп укучыларының авыру очраклары 40%ка арткан

Казанда мәктәп укучылары арасында авыру очраклары 10 ел эчендә 40 процентка арткан

Табиблар башкалабызда мәктәп укучылары сәламәтлегенең елдан-ел начарая баруын ачыклаган. Соңгы ун елда мәктәп яшендәге егет-кызлар арасында авыру очраклары 40 процентка арткан. Казан башкарма комитетының Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Владимир Жаворонков әйтүенчә, Казан шәһәрендә мәктәптә уку чорында профилактик тикшерүләр үткәрү нәтиҗәләре буенча балаларның 11нче сыйныфка җиткәндә сәламәтлеге начараю күзәтелә. “Бу чорга егет-кызларда вегетатив кан тамырлары дистониясе белән авыручылар – 3 тапкыр, күзләре начар күрүчеләр– 2 тапкыр, умыртка сөяге кәкрәючеләр – 1,5 тапкыр, склероздан интегүчеләр – 2 тапкыр арта”, – ди ул.

Узган елда 247 меңнән артыграк балага (барлык балаларның гомуми саныннан 95,4 проценты) профилактик тикшерү уздырылган икән. Тикшерүләр нәтиҗәләре сулыш органнары, ашказаны-эчәк, умырткалык авыруларының алар арасында иң еш таралган авырулар булып торуын күрсәткән.


Фикер өстәү