Шикәрем син, балым син… Тигез мәхәббәтт нинди ул?

Туфан ага Миңнуллин: “Хатын-кыз ул картлык көнеңдә сине диваннан тартып торгызу өчен генә булса да кирәк”, – дип шаяртырга ярата иде. Гүзәл затларбызны һич кенә дә кимсетеп әйтмәде ул. Бары тик, уены-чыны белән дигәндәй, ирләрнең һәм хатыннарның үз вазифалары барлыгына ишарә итә иде.

Без – ирләр, күпмедер дәрәҗәдә консерватив затлар буларак, кайвакыт хатын-кызлардан көлгән, аларны кимсеткән булып кыланабыз. Мәрхүм әтием Солтан да шундыйрак иде. Кайчак, безнең алда да, чит кеше барында да: “Карчыгым, ярый син бар әле”, – дип әйтә иде. Әни, әлбәттә, бу сүзләрдән эреп китә, кояш кебек балкый башлый. Әти исә: “Син булмасаң, башкасы булыр иде”, – дип өстәп куя иде. Әнием, мәрхүмә, үпкәләгән булып кылана: “Кеше алдында шундый сүзләр сөйләп тормасаң инде…” – дигән була. Ә асылда алар бер-береннән башка бер көн дә яши алмыйлар иде. Аларның кыланмышлары күңелләре бер-берсенә карата чиксез мәхәббәттән мөлдерәмә икәнен аңлата иде. “Ярый әле әтиең бар…”, “Ярый әле әниең бар…” – дигән сүзләрне ишетеп үстек без. Әти белән әни, әнә шулай сиздермичә генә, матур сүзләр сөйләшмичә генә, бераз шаярткан булып безнең күңелләрдә “мәхәббәт” дигән олы хис тудырдылар. Һәм бу дөньяда ир кешенең һәм хатын-кызның үз урынын да күрсәттеләр кебек. Үзенә күрә бер зирәк сәясәт алып барылды безнең гаиләдә. Беренчедән, өстәл янына ашарга утыргач, әтидән алда кашыкка тотынмадык. Әни шулай кушты, димим. Ул безне җае чыккан саен “әтиегез ни әйтер бит, әтиегезгә әйтеп карармын…” дип тәрбияләде. Берәр сорау килеп туса, әти исә: “Әниегез белән сөйләштегезме соң, ул нәрсә әйтте?” – ди иде.

Бүген әлеге мөнәсәбәтләрне җәмгыять дәрәҗәсенә күтәреп карыйсы килә. Ни дисәң дә, марксизм классигы әйтмешли, “гаилә – җәмгыятьнең күзәнәге” бит. Халык телендә “ир – баш, хатын – муен” дигән әйтем бар. Шул ук вакытта муен кайсы якка борылса, башның да шул якка каравын өстәп куябыз. Нинди мәгънәле сүзләр бу, дип тора-тора шаккатам. Баш-муенсыз була алмаган кебек, баш булмаса, муен үзе генә нигә кирәк соң ул?

Ходай Тәгалә бар тереклекне ничек камил, симметрияле итеп яраткан, әйе бит! Дөрес, кешелек тарихында “матриархат”, “патриархат” чорлары булган. Алар яшәештә йә ирләрнең, йә хатын-кызларның “беренче скрипка” ролен уйнаулары белән, ягъни тормыш алып баруда кайсы җенеснең кирәгрәк булуы белән бәйле. Бу хакта Гамил Афзал “Матриархат” дигән бер шаян хикәя дә язган иде. Заманында мин аны сәхнәләрдә дә сөйләп йөрдем. Имеш, без матриархат чорында яшибез икән. Бар нәрсәгә хатын-кыз – баш та, хатын-кыз түш икән.

Без ир-атлар гүзәл җенес икән, тәрәз пәрдәсе аркылы гына урамга карап көрсенеп утырабыз, ә кызлар урам урап, гармун уйнап, әйттереп-типтереп йөриләр.

Аргы очтан бирге очка

Тәгәрәтәләр мичкә;

Әби, улың бигрәк нечкә,

Түзәр микән бер кичкә?!

Шул хикәя искә төшә дә елмаеп куям. Шул ук вакытта күңелгә шикле уйлар да керә, чукынчык.

Бу заманда ирләргә ихтыяҗ кимесә, нинди хәлдә калырбыз икән, дип тә уйлап куям. Гамил ага Афзал язганча, “… ирләр кеше түгел, ишәк мал түгел” дигән мәкальләр дә чыга башласа һәм бер тиенлек авторитетыбыз калмаса, нишләрбез, дим. Шулай дим дә, ярый әле без матриархат чоры булган таш гасырда яшәмибез, дип күңелне юатам. Ни дисәң дә, хатын-кыз – гүзәл, нәзберек зат инде ул, дим. Без аларга “шикәрем син, балым син” дигән сүзләрне ешрак әйтик, иркәлик, назлыйк. Һәм алар безгә шуның белән үк җавап бирер. Һәр нәрсә кебек мәхәббәт тә ике яклы була бит. Тигез мәхәббәттә исә берәү дә баш та, берәү дә түш тә була алмый. Табигать тарафыннан да һәркемнең урыны билгеләнгән була.

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү