Йолдызнамә | 9 – 15 март

Кучкар (21.03 – 20.04) Ашыкмагыз, юкса ашка пешәчәксез, дип куркытмакчы йолдызлар. Берәр нинди эшкә тотынганчы, барысын да яхшылап уйларга, димәк. Күчемсез милеккә яки акча керүгә бәйле әйбәт кенә яңалык көтегез. Ял көннәрендә күңелегездәге шикләрне юып алырдай хәлләр килеп чыгачак.

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Кыюрак булырга – итагатьлелек саклап, үзегезгә тигән әйберләр буенча дәшми калмаска! Өс-башны яңарту өчен бик әйбәт җай чыгар. Тик кием-салым алганда, дусларыгыз киңәшенә түгел, бәлки үз зәвыгыгызга таяныгыз. Атна ахырында бер мәсьәләдә күңелегезгә тынычлык иңүен сизеп сөенерсез.

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Тормышыгызның яхшырак якка үзгәрүен телисезме? Атна башыннан ук бары тик уңай әйберләр турында гына уйлагыз. Якыннарыгыздан артыгын таләп итмәгез, алар болай да сезнең өчен тырыша. Шулай ук үзегез дә эштә бетеренмәгез. Аш-суга игътибарлырак булыгыз, саф һавада күбрәк йөрегез.

Кысла (22.06 – 22.07) Ай урталарында бер ялгышлыгыгыз өчен кызарырга туры килер. Курыкмагыз: эшләрегезгә этәргеч бирүгә генә китерер бу. Сәламәтлеге какшабрак киткән бер туганыгыздан хәерле хәбәрләр ишетерсез. Хатын-кызлар бәйрәменнән соң ук искиткеч матур хәлләргә тап булырсыз.

Арыслан (23.07 – 23.08) Ялгызлыктан интегүчеләр, тормышыгызда зур үзгәрешләр көтегез! Гаиләлеләргә исә акча туздырып алу зыян итмәячәк: бу чорда сатып алынган әйберләр арзанга да төшәчәк, сыйфатлы да булып чыгачак. Гомумән, Арысланнарның күбесендә чын мәгънәсендә кәеф күтәренкелеге хөкем сөрәчәк.

Кыз (24.08 – 22.09) Мөһим эшләрне менә хәзер төгәлләп кую әйбәт: юкса соңгарак калдырылса, артык мәшәкатьләр килеп чыгачак. Хезмәт урынында күңелләрне җилкендереп җибәрердәй бер вакыйга булып алачак. Тик менә бер хезмәттәшегезнең үзегезгә карата тупасрак сүз ычкындыруы гына…

Үлчәү (23.09 – 23.10) Бумеранг кагыйдәсен беләсездер: кешеләргә карата нинди мөнәсәбәттә булсагыз, алардан да шундыйрак мөнәсәбәт көтәргә кирәк. Моңарчы күңелегезне тырнап килгән бер борчу юкка чыгар. Балаларыгызның үзләрен менә дигән кешеләр булып үсеп җитүләрен күрсәтү нәтиҗәсендә мөмкин булыр бу.

Чаян (24.10 – 22.11) Кәефсезлекне беркемгә дә күрсәтмәскә тырышыгыз: теләмәсәгез дә, йөзегезгә елмаю кыяфәте чыгарыгыз. Юкса шул кәефсезлек аркасында үзегезгә кемдер аяк чалып, бөтен эшегезне бозып куярга мөмкин. Акчага бәйле хәлләр үзгәрәчәк – яхшы якка!

Укчы (23.11 – 21.12) Көч-дәртегез артыр. Бу исә үзегезгә тормышта яңа мөмкинлекләр ачып җибәрер. Тик сүзгә керүдән генә сак булыгыз. Бигрәк тә якыннарыгыз белән. Ник дигәндә, бу чорда башланып киткән низаг уты бик озак сүнмәскә мөмкин. Атна ахырында җитәкчегездән мактау сүзләре ишетеп мәмнүн калырсыз.

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Тыйнаклык саклап торыр чак түгел икәнлеген беләсезме? Тирәгездәгеләргә көчле якларыгызны күрсәтегез – бик кирәк бу сезгә хәзер! Иҗади һөнәр ияләре өчен шәп чор: алар искиткеч матур уңышларга ирешер. Матди хәл дә яхшырыр.

Сукояр (21.01 – 19.02) Кирәкмәгән уйларга бирелеп, сагышланып утырыр чак түгел. Ашыгыч эшләрегез күп чөнки. Белеп торыгыз: аларны хәл итәргә авырсынсагыз яки һаман сузып килсәгез, җитәкчегез үзегезгә алмаш табачак. Аның каравы, шәхси тормышыгызда барысы да көйле булачак.

Балык (20.02 – 20.03) Эшегездә һәм тормышыгызда – тынычлык. Җитәкчегез авыр гына бер мәсьәләне бик җәһәт һәм төгәл хәл итүегез өчен үзегезне башкаларга үрнәк итеп куяр. Сәяхәтләр, мөһим карарлар кабул итү өчен шәп чор.


Фикер өстәү