Артка чигенәм дип, машина йөртү таныклыгыннан ничек мәхрүм калмаска?

Кайбер урыннарда артка чигенергә ярамый. Юкса моның өчен машина йөртүчегә штраф түләргә яки бөтенләй үк таныклыгыннан да мәхрүм калырга туры киләчәк. Юл хәрәкәте кагыйдәләрендә бу ничегрәк чагылыш тапкан соң?

Кагыйдәләрнең 8.12 пунктында билгеләнгәнчә, җәүлеләрнең юл аша чыгу урыннарында, җир асты юлларында, күперләрдә, шулай ук тимер юл аша чыгу урыннарында һәм маршрут транспорты тукталышларында машина белән артка чигенү тыела. Шулай ук юлда барганда томан төшү яки башка сәбәпләр аракасында күз күреме 100 метрдан кимрәк булган урыннарда да артка бирергә ярамый. Моннан тыш 16.1 пунктта автомобиль юлларында, артка чигенү тыелмаса да (моның өчен иң элек башкаларга комачаулык тудырмавыңа инану кирәк), артка таба бару тыела.

Артка таба барган өчен җәза чарасы күздә тотылган очракларга тәфсилләбрәк тукталып үтик әле. Мәсәлән, машина йөртүче, артка чигенеп, “кирпеч”кә (“Въезд запрещен – “Юлга керү тыела”) килеп керсә, димәк, ул Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының (КоАП) 12.16 статьясындагы 3 өлешен санга сукмаган (“Хәрәкәт бер юнәлештә генә булган юлда каршы юнәлештә хәрәкәтләнү”) дигән сүз. Моның өчен 5000 сум күләмендә штраф яисә 4 айдан алты айга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү яный.

Югары суд, кагыйдәләрдә аңлашылмаучанлыклар килеп чыкмасын өчен, 20 нче карарында болай дип аныклык керткән: юл хәрәкәте кагыйдәләренең 8.12 пункты нигезендә, хәрәкәт бер юнәлештә генә булган юлда артка таба бару тыелмаса да, бу очракта юл билгесе (“кирпеч”) таләпләрен бозу КоАП 12.16 статьясындагы 3 өлеше буенча каралырга тиеш. Ягъни машина йөртүче хәрәкәт бер юнәлештә генә булган юлга машинаның арты белән кереп, “Юлга керү тыела” дигән билге таләбен санга сукмаган икән, аның гамәлләре КоАП 12.16 статьясындагы 3 өлеше буенча карала (катырак җәза – әйтик, 5000 сум күләмендә штраф, дигән сүз), әгәр дә инде юл чатында артка чигенсә – КоАП 12.14 статьясындагы 2 өлеше буенча карала (500 сум штраф).

Машина йөртүче “Юлга керү тыела” билгесе урнаштырылган юлның үзендә үк түгел, ә шуның янында артка бирсә, бу очракта аны таныклыгыннан мәхрүм итү закон кысасына сыешмый. Мондый гамәл өчен аңа КоАП 12.16 статьясындагы 1 өлеше буенча йә кисәтү, яисә 500 сум күләмендә штраф кына янарга мөмкин.

Шулай ук автомобиль юлында да артка таба барган өчен җәза чарасы итеп машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү түгел, ә штраф кына ( КоАП 12.16 статьясындагы 3 өлеше буенча – 2500 сум) билгеләнә.

Фото: iStock


Фикер өстәү