Коронавирус таралу сәбәпле, җәмәгать транспортында йөрүдән тыелып торырга киңәш итәләр

Яңа типтагы коронавирус таралу куркынычы булу сәбәпле, Татарстан халкын пик-сәгатьләрдә җәмәгать транспортында йөрүдән һәм кеше күп була торган урыннарда булмаска киңәш иттеләр. Бу хакта Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Җәмәгать урыннарында: сәүдә үзәкләрендә, спорт һәм тамаша чараларында, пик сәгатендә транспортта булудан тыелыгыз», — диелә хәбәрдә.

Авыруны профилактикалау өчен, гаджетларны ешрак дезинфекцияләргә, кул биреп исәнләшмәскә киңәш итәләр.

Фикер өстәү