Алты яшькә кадәр баласы булган һәм беркая эшләмәгән аналар өчен уку-өйрәнү, квалификация күтәрү курслары оештырыла. Бу хакта республиканың хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтте.
2020 елда Россиядә 40 мең хатын-кызны яңадан укыту планлаштырыла. Татарстанда бу эшкә 87 млн сумга якын акча бүлеп бирү ниятләнә, 70 млн сумы — федераль казнадан. 2020 һәм 2021 елларда 1,5 меңешәр ананы укыту ниятләнә.